Наҗия Шакирова – Әтнә районы Түбән Көек авылыннан. Сугыш башланганда, аңа нибары 18 яшь була. Авылда бригадир булып эшләүче 7 класс белемле комсомол кыз Наҗияне 1942 елның 28 маенда сугышка алалар. Казан шәһәрендә 120 дивизиянең медсанбатына туплап, Саратов шәһәренә укырга җибәрәләр. Монда аларга яралыларны сугыш кырыннан алып чыгарга, беренче ярдәм күрсәтергә, дәваларга, кирәк булганда корал белән эш итәргә дә өйрәтәләр. Ике ай укыганнан соң, аларны Сталинград юнәлешенә алып чыгып китәләр. Дивизия Сталинградны азат итү өчен барган сугышларда катнаша. Сталинградны азат иткәндә күрсәткән батырлыгы, яралыларга ярдәм иткәне, аларны яңадан сафка бастырганы өчен, Наҗия әби “Сугышчан хезмәтләре” һәм “Сталинград оборонасы өчен” медальләре белән бүләкләнә. Ул хезмәт иткән дивизия җиңү яулап Днепрны кичә, Украина, Молдавия, Румыния, Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. - Мин Сталинградтан алып Австриянең башкаласы Вена шәһәренә, Иделдән Дунайга кадәр, 120 дивизиянең кыр госпиталендә санитарка булып хезмәт иттем. Госпитальдә операциядән соңгы иң авыр яралыларны карадым, аякка бастырып, тылга озаттым. Сталинградны азат итү вакытында яралылар бигрәк тә күп булды, - ди Наҗия әби. Җиңүне Наҗия әби Вена шәһәрендә каршылый һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Идел елгасы буенда башланган фронт сукмагы Днепр, Днестр елгаларын үтеп, Европаның Дунай суы буенда тәмамлана. Туган авылына Наҗия Насрый кызы 1945 елның ноябрендә кайта. Өч ел ярым эчендә күп җир күреп, ничаклы михнәт чигеп, исән-имин килеш туганнары белән очраша. Сугыш еллары турында ул үзе болай сөйли: - Сохари киптерергә куштылар. Ашарга булганмыни инде ул вакытта. 1942 елның 28 маенда Әтнәдән Маһинур, үзебезнең авылдан тагын бер кыз белән сугышка киттек. Башта Саратов урманында 3 ай укыттылар: яралыларны бәйләргә, сугыш кырыннан ничек алып чыгарга икәнлеген өйрәттеләр.Палаткаларда яшәдек. Беренче Сталинград сугышында булдык, Көннәр бик эсее иде. Госпитальләр яралылар белән тулды. Алар арасында якташларыбызны очратмадык. Немец бомбалар ташлап киткән вакытларда бик куркыныч була иде. Сугыш тәмамлангач, частьтән үзебезне музыка белән озаттылар. Себер, Казанга кайта торганнарны бер эшелонга җыйдылар. Товар поездында бер ай кайттык.” - дип, сугыш елларын искә төшерде Наҗия апа. Наҗия апа 1923 нче елгы. Ул үз авылы егетенә кияүгә чыга, аннары колхозда төрле эшләрдә эшли башлый. Ире Шәрип белән 2 малай, 2 кыз тәрбияләп үстерәләр. Аның белән иңне – иңгә куеп, 47 ел гомер кичерәләр. “Иптәшем Шәрип тә Бөек Ватан сугышында катнаша. Иң элек Финляндиядә була. Аннан кайтуга Бөек Ватан сугышы башлана. Туган якларына әйләнеп кайтканчы 9 ел үтеп китә.”- ди истәлекләр белән бүлешеп Наҗия апа. “Ни өчен сугышка нәкъ менә сез киттегез икән?” – дип сорыйм ветераннан. Ә ул елмаеп : “Комсомол идем. Фронтка шул алып китте үземне ,” – ди. 7 нче сыйныфны тәмамлауга, колхозда эшли башлый. Укырга теләге булса да, олы бала булу сәбәпле, әнисе беркая да җибәрми. Чөнки Наҗия апа 7 нче сыйныфны тәмамлаганда әтисе гүр иясе була. Бөтен авырлык олы бала җилкәсенә төшә. Өйдә энесе, сеңлесе бар. Наҗиядән соң фронтка бертуган энесен дә алалар . Аңа да исән – сау туган якларына әйләнеп кайтырга насыйп була. Инде ул да күптән гүр иясе.