Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда, илебезне ягулык белән тәэмин итү максатыннан, хатын-кызларны (нигездә, кияүгә чыкмаганнарын) торф чыгару җирләренә җибәргәннәр. Кәрәкәшле авылыннан да күп кызлар әлеге авыр хезмәттә булганнар:
-Бәдертдинова (кыз фамилиясе - Әмиршина) Сәмига һәм Мөхәссәнә;
-Шәрипова (кыз фамилиясе - Шакирҗанова) Гасыйма һәм Гасия;
-Хөснуллина Җиһан һәм Зифа;
-Вәлиәхмәтова Ямал;
-Хәлиуллина Фәүзия;
-Шакирова Нәсимә;
-Фәхертдинова Әнисә;
-Шәрипова Ямал;
-Баһаова Маһинур;
-Сәфәрова Рәшидә (кыз фамилиясе – Мөхәммәтова);
-Миргалимова Зәйтүнә һәм Рәшидә;
-Насыйрова Фәһимә;
-Хәкимова Бәһия һәм Зәбирә;
-Гайфуллина Рәйсә;
-................Даимә (Зәйпедән);
-................Нәзифә (Зәйпедән);
-................Нурниса (Салкын-Чишмәдән);
-................Шәрифә (Салкын-Чишмәдән).
Р.S. Әлеге исемлек Нәсимә Шакированың һәм Фәүзия Хәлиуллинаның исендә калганнарыннан алынды, исемлеккә керми калучылар да булырга мөмкин.
Нәсимә Шакироваһәм Фәүзия Хәлиуллина истәлекләре:
“1943 нче елда безне мәктәп залына җыеп, аю унтые, туны, бүреге кигән Медведев дигән кеше Горький шәһәренә торф чыгарырга барырга үгетләде. Ул якларны “урман, наратлык, саф һава, төрле җиләкләр үсә”- дип мактады. Безне, унбишләп кызны җыеп, Ютазы станциясеннән товар поездларына утыртып алып киттеләр. Без тугыз бригада булып эшләдек. Кәрәкәшлелеләр бер бригада, Каразиреклеләр икенче бригада һ.б. Нарат бурадан салынган йөз йорт дүрт бүлмәгә бүленгән. Бер бүлмәдә 45әр кыз тора идек. Торфны Горький өлкәсенең Блахна районында чыгардык. Биредә мунча, кибет, медпункт эшли иде. Атнага бер тапкыр мунча кереп, бер көн ял бирәләр иде. Кояш чыгу белән эшли башлап, кояш батканчы эшләдек. Торф чыгару өчен сазлыкларны киптерәләр, диаметры 1 метрлы торбаларны чытырманнар аша шул участокка өстерәп илтәбез, торбалар аша куе каймак хәлендәге торф һәм күкерт катнашмасы агызалар. Ул өстәл кебек тип-тигез булып кипшерә. Шуннан соң өстеннән чылбырлы трактор үтә. Чылбыр эзе төшеп, бер кирпеч зурлыгында бүленә. Аның җилләгәнен көтәбез, бераз җилләгәч, бу кирпечләрне, каз тәпие формасында, чылбырлап, берсе өстенә берсен куеп чыгабыз. Кипкәч, клеткалап өябез. Бөтенләй кибеп беткәч, эскертләп өябез. Эскертне бик оста өючеләр өйде. Шулардан Шәрипова Гасыйма истә калган. Иртә-кич, талон биреп, аш ашаталар, бер-ике калак “второй”, 700 грамм ипи бирәләр. Тиешле нормадан арттырыбрак эшләсәң, 300 грамм ипине өстәп бирәләр, ашарга бер калакны артыграк бүләләр. Без ипиләрне экономияли идек, ял көннәрендә Горький шәһәренең базарына барып, ипине сата идек (1 кг ипи элекке акча белән 100 сум тора иде). Авылга күчтәнәч алып кайтыр өчен шулай эшли идек. Без, Кәрәкәшле кызлары, алны-ялны белмичә эшләдек, гел норманы арттырып үтәдек. Әбәд башланганын белгертеп, контора өстенә флаг эләләр иде. Бер сәгать, җиргә ятып, ял итә идек. Флагны алып куйгач, эшкә тотына идек, әбәд ашату юк иде.
Маһинур дигән кызыбыз шул якларда үлеп калды. Бер мәл, эштән кайткач, Маһинурның юк икәнен искәрдек тә, эзләргә чыгып киттек. Ул, канауга төшеп, бөкләнеп утырган, җаны бар, аңы юк иде инде. Озак та үтмәде, җан бирде. Бригадирлар яңа күлмәк, яулык бирделәр. Рус кызлары каядыр илтеп күмделәр.
Ял вакытларында урманнан мүк, нарат җиләкләре, кара җиләк җыеп ашый идек. Каразирек кызлары җырларга яраталар, матур итеп җырлыйлар иде.
Сезонлы эш булгач, март аенда китә идек, декабрьдә кайта идек. Бармый калырга ярамый, төрмәгә утырталар иде”.
Нәсимә Шакирова истәлеге:
“Беренче елны киткәндә, әти, Ютазы станциясенә озата төшкәч, елый да, елый. Мин: “Әти, елама, башка балаларың яныңда кала бит, мин шәһәр күреп кайтам”,- дидем. Икенче елны киткәндә, мин, китәсе килмичә, Ютазы станциясеннән Бөгелмә станциясенә кадәр ярсып елап бардым. 1949 нчы елны сезонны ябып кайттык. “Хезмәт кенәгәләрегезне үзебез тутырып җибәрербез”,- диделәр. Ләкин бернинди документ җибәрүче дә булмады. Шуннан соң мин үзем Горький шәһәренә, шушы елларда эшләгәнне соратып, хат җибәрдем. Миңа “Горький шәһәрен бомбага тотканда, бөтен документлар янып беткән, сезнең турында бер мәгълүмат та юк”,- дип, җавап җибәрделәр. Шулай итеп, безнең җиде ел торф яыгару һавада асылынып калды. (Бер үк фамилияле кызлар - апалы-сеңелле – алмашлап, бер елны берсе, икенче елны икенчесе бара иде. Шулай итеп, туганнарын ял иттерә иде, безне алмаштырыр кеше юк иде”.