1924 елның 10 октябрендә Актанышбаш авылында туа. 1942 елның 12 августында сугышка китә. Ленинград, 1 нче Украина фронтларында сугыша, Финляндиядә була. Җиңү көнен Украинада каршылый. Туган ягына 1947 елның 29 мартында кайта.
Ватан сугышы ордены, "Ленинград оборонасы өчен", "Батырлык өчен", "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә. Кече сержант.
Сугыштан кайткач Актанышбашта ферма мөдире булып 2 ел эшли. Аннары Лаешта шоферлар курсларында укып кайта һәм лаеклы ялга киткәнче МТСта шофер булып эшли.
Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.