Шамгунов Габдерахман Гыйлфан улы 1911 елның 31 январенда Уфа губерниясе Минзәлә өязе Күтәмәле авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Күтәмәле авылында мәдрәсә тәмамлый.1928 елда Ленинградка эшкә дип чыгып китә. Сугыш башлангач, фронтка алына. Пулеметчы булып хезмәт итә. Ленинград өчен барган сугышларда ике аягы да каты яраланып, госпитальгә эләгә. Демобилизацияләнеп, авылга кайта. Ике култык таягы белән йөри. Әзрәк тернәкләнгәч, тимерче булып эшли. Сугыштан соң авылның уңган булган бригадир кыз Мөшәрәфәгә өйләнеп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Алган яраларыннан бик сызланып яши, авыр операция кичерә. Инвалид буларак “ запоржец” та ала алмыйча, 1969 елның 24 маенда үлеп китә.Үлеп 3 көн үткәч, Казаннан правага укып, “запорожец”ны килеп алырга чакыру килә. Соңгы минутына кадәр шул чакыруны көтеп яшәгән. II группа сугыш инвалиды.