Шарапов Гомәр абый Түбән Әлки авылында туып үскән. Егет булып җиткәч, ул, авылдан чыгып китеп, Иваново өлкәсенә барып эләгә һәм шунда эшкә урнаша.
1941 нче елның 15 нче маенда армиягә алынган. Бөек ватан сугышы башлангач, ул Веница, аннан соң Одесса шәһәрләре тирәсендәге сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Катовский шәһәрендә өченче Украин фронтында сугышкан. Румыния, Болгария, Югославия илләрен азат итүдә катнашкан. 1943 нче елда сержант чины ала. Сугыш тәмамлан-ганнан соң туган авылына кайткан. Авылда гаилә корып, озак еллар колхозда эшләгән.