1926 елның 5 гыйнварында Иске Айман авылында туа. 1945 елның 4 гыйнварында сугышка китә. l Белоруссия фронты составында көрәшә. Җиңү хәбәрен Берлиннан 82 километр ераклыкта окопта ятканда ишетә. 1947 елга кадәр Германиядә, Белоруссиядә хезмәт итә. Кече сержант 1950 елның 16 октябрендә демобилизацияләнә. Тыныч тормышта шахтада, чирәм җирләрне эшкәртүдә тырышлык куя.
"Германияне җиңгән өчен" һәм башка юбилей медальләре, Октябрь Революциясе ордены, "Хезмәттәге батырлык өчен", "Чирәм җирләрне үзләштергән өчен", "Ветеран труда" медальләре белән бүләкләнә.
Хатыны Фәния белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә туган авылында көн күрә.