1924 елның 27 мартында Усы авылында туа. 1942 елның 27 октябрендә хәрби хезмәткә чакырыла. 4 ай Суслонда була, 11 нче запас укчы полкында, 1079 нчы полкта, 312 нче укчы дивизиядә хезмәт итә. Җиңү көнен Казанда каршылый. 1945 елның 1 ноябрендә туган якка кайта. Капитан.Майор.
ll дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һ.б. медальләр белән бүләкләнә.
Кайткач КПСС райкомында оештыру бүлеге мөдире булып эшли. Югары партия мәктәбендә укый. "Байкал" колхозында партком секретаре, авыл хуҗалыгы идарәсендә инспектор-партия оештыручысы, партия- дәүләт контроле комитеты рәисе, "Айман" совхозында партком секретаре, Калинин район Советы башкарма комитеты секретаре, район социаль-тәэмин бүлеге башлыгы булып эшли.
Хезмәт ветераны. "Хезмәттәге уңышлары өчен" медале, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
Хатыны белән өч кыз тәрбияләп үстерәләр.