Аларны иң элек Буага алып китәләр. Аннан Горький өлкәсенә җибәрәләр. Аманулла абый 6 ай дәвамында снайперлар әзерләү мәктәбендә хәрби күнекмәләр ала.
Литвада оборона тотуда һәм Кенигсберг бәрелешләрендә катнаша. Һәрчак алгы сафларда булган солдат егеткә пуля кыйпылчыгы эләгә һәм ул каты яралана. 7 ай госпитальдә дәвалана. Әмма каты җәрәхәтләр алганнан соң да Аманулла абый фашистларга каршы көрәшен дәвам итә.
–Чехословакия җирләрен азат иткәннән соң, Белоруссия якларына 2 ай җәяү кайтырга туры килде. Исән калырбыз дип уйламадык та ул вакытта, – дип искә ала ветеран.
Сугыш тәмамлангач та, бик тиз генә әйләнеп кайта алмый әле ул. Бобровский 2нче хәрби округында хезмәт итә. Аларның взводы кырларны миналардан арындыра. Туган якларына бары тик 1950 елда гына әйләнеп кайта.
Аманулла абый авылда балта остасы була. Үз куллары белән салган йортларның төгәл санын да белми ул. Шулай ук колхозның төрле эшләренә өлеш кертә. Фотосурәте озак еллар Мактау тактасында тора.
Аманулла абый бүгенге көндә кызы Әнисә тәрбиясендә яши.