ШӘЙХАТТАР НӘҖМЕТДИНОВ

Comments

Бернәрсә дә онытылмаган...

Унҗиде яшендә караңгы һәм вәхшәтле сугыш упкынына алып ташланган буын вәкилләренең берсе ул. Үзе кебек яшь егетләрне, товар вагоннарына төяп, яу кырына алып китү мизгелләре, аяк астында шартлаган мина, баш очыннан сызгырып үткән пуля тавышлары, авыздагы кан тәме, биткә бәреп яуган яңгыр салкыны да, аңа кушылып аккан күз яшьләре-барысы да хәтердә. Онытылмаган...

Лилия Низамова

Берлинны алуда катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны хатирәләрен ишетү, сугыш ачысын татыган батыр йөрәкле татар карты тормыш юлы белән танышу сезгә дә кызыклы булыр, дип уйлыйбыз.

Шәйхаттар Нәҗметдинов  Саба районы Олы Мишә авылында 1926 елның җәендә дөньяга килә. Күрше Төбәк авылы мәктәбендә укый, җиде класс белем ала. Унике яшеннән колхозда эшли, ат караучы булып тора.

-Сугыш башлануын ишетеп белсәк тә, илдә бәрелешләр булып торгач, аны шундый масштаблы булыр дип уйламадык. Бу бит моңарчы дөньяда тиңе булмаган сугыш булды. Фашистлар Германиясе, ундүрт илне басып алып, безгә сугыш игълан итте бит,-дип башлады Шәйхаттар ага.

-Олы кешеләрне сугышка алып тордылар, 1943 елны миңа да чират җитте. Товар вагонына төяп, туп-туры Мәскәүгә алып киттеләр. (Бу минем беренче тапкыр поездга утыруым иде). Смоленск өлкәсендә солдат киемнәре кидерттеләр-шинель, бүрек, ботинка, аякка метр ярымлы тукыма урадык. Калинин өлкәсендә элемтәчегә укыттылар да, безне Ленинград фронтына озаттылар. Ленинград блокадасы өзелгән иде инде, Финляндия чигенә 30 чакрым калып килгәндә, финнар сугышны туктатты. Безне беренче Украина фронтына күчерделәр. Мин хөкүмәт элемтәсендә хезмәт иттем,-дип сөйли ул. Бу-бик җаваплы эш. Шәйхаттар Нәҗметдинов элемтә сузу тәртибе белән дә, аның нечкәлекләре белән дә уртаклашты. Авырлыгы 50 килограммга да тулмаган яшь егетләргә 40 килограммлы катушкаларны, носилкага салып, бер изолятордан икенчесенә сузарга, җилкәләренә автомат асып, трубканы колак тирәсендә тоткан хәлдә, яңгырда-карда, җил-буранда җәяү меңләгән чакрым юл үтәргә туры килгән.  Катушка сузган арада егылу, елап алулар да булмаган түгел. Фронтка якыйнайдың исә, җиргә колгалар утыртуның кирәге калмый-элемтәне куакларга элеп китәсе икән. Яшен яшьнәп, күк күкрәгән чакта ток сугу очраклары еш кабатланып торган. Элемтә сузганда минага эләгеп үлүчеләр дә байтак булган. Шәйхаттар ага, сугыштан соң, иптәшләренең адресларын белсә дә, берсенә дә хат язарга базмаган-әллә исән калган ул, әллә юк. Шулай да, инде олыгайгач, танышлары аша дустының исән-имин икәнен белеп, аның белән хат алыша башлаган. Бүген күзләре начар күрә (өченче дәрәҗәдәге беренче группа инвалид), шуңа күрә дә иптәше белән телефон аша гына хәл-әхвәл белешеп торалар.

-Күбрәк җәяү бардык. Атлар катушка, чыбык һәм колга ише кирәк-яракны, инвентарьны күчереп йөртү өчен кирәк иде. Күпчелек төнлә хәрәкәт итәргә туры килде. Җәяү бара торгач, Берлинга кадәр барып җиткәнбез. Танкларга хәтта “Налейка мне бензина, чтоб хватило до Берлина” ише шаян язулар да сызгалаганнар иде, ә Германиягә кергәндә безне “Сердце Кутузова освещает нам путь на Берлин” дигән язу каршы алды. Шулай, бөтен дөнья белде фашистларның җиңелеп барганын,-дип сөйли Шәйхаттар ага. –Берлин икенче майда алынса, байраклар кадалса да, сугыш әле бетмәгән иде. Танклар ыргылды. Фашистларны анда дөмбәсләделәр инде. Безнең илне ала торган түгел, Җир шарының да алтыдан бер өлешен алып тора ул.

Шәйхаттар исемле унтугыз яшьлек егет сугыш бетү турындагы хәбәрне дә беренчеләрдән булып ишетә – элемтәче булгач, трубка һәрвакыт колакта ич.

-Командирны уяттым. Ул, сөенеченнән баш астындагы пистолетын алып, күккә атып җибәрде. Күп тә үтмәде – кайда нинди корал бар, шуннан ата башладылар, - дип искә ала ул. – Бу җиңү безгә бик кирәк иде, юкса фашист кол итәр иде кешеләрне. Алты миллион яһүдне кыру аңа берни тормаган.

Үзенә, яратып, “татарченок” дип эндүшүләрен эле дә сагынып искә ала Шәйхаттар ага. Дөрес, исемем авыррак тоела иде аларга, ди:

-Бервакыт бер командир сорый: “Русча исемең ничек була?” – ди. Шулчак мин: “Карл Макс, Фридрих Энгельсның русча исемнәре ничек була соң?” – дип мөрәҗәгать иттем аңа. Моннан соң башка бер сүз әйтүче булмады.

Сугыш беткәч тә, Шәйхаттар Нәҗметдинов биш ел ярым Германиядә хезмәт итә. Аңа, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигына, ике тапкыр туган иленә отпускка кайтып килергә рөхсәт бирәләр. 1950 елны Октябрь бәйрәменә ул Россиягә бөтенләйгә кайта. Туган авылында төпләнә. 1951елдан башлап комбайнда, пенсиягә чыккач, 70 яше тулганчы, пекарьняда кочегар булып эшли. “Эшләп йөргәндә рәхәт иде, эшли алмагач бер дә рәхәт түгел”, - дип уфтанып та алды ул.

Хатыны Сабира үлеп киткәч, ул Алабугага күченеп килергә мәҗбүр була. Улы Инсаф, килене Сания гаиләсендә матур гына гомер итте. Яратып гармунда уйный, аралашучан һәм шаян кеше ул. Оныгы Зөлфия һәм оныкчыгы Камилә турында Шәйхаттар ага аерым бер тәэсирлек белән сөйли. Балаларының янәшәдә булуы белән бәхетле ул.

Өч көнлек дөньяда гомер үткәнен сизми дә калабыз шул. Әле кайчан гына егерме яшең дә тулмаган егет идең кебек, бүген син – сугыш ачысын, Җиңү шатлыгын кичергән, озын тормыш юлы узган аксакал. .. Бөек Җиңүгә дә тиздән 65 ел тула икән ләбаса... Шәйхаттар аганың да Ватан сугышы ордены, “Берлинны алган өчен” медале һәм күпсанлы юбилей медальләре бар.

 Җомга, 18 сентябрь, 2009 № 109-110 (11903-04) “Алабуга нуры”

 Лилия Низамова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Шәһри Казан, № 118 (3113), 21 июнь, 2003 ел, шимбә

Олы Мишәдән Шәйхатдәр

Әлдермештә мәшһүр Әлмәндәр бар. Ә менә Теләче районының Олы Мишә авылында Ходайның һәр бирмеш көненә сөенә-сөенә Шәйхәтдәр ага Низамиев яши. Без аның ихатасына килеп кергәндә ул җырлый-җырлый яңа мунча салып ята иде: бурасын бурап күтәргән, түбәсен япкан, хәзер эчке эшләре калган-көзгә кадәр өлгерәчәк! Ник килүебезне белгәч, “Туктале, егетләр, болай гына булмый ул, кәртечкегә кеше матур булып төшергә тиеш!” – дип өенә кереп китте дә җәһәт кенә эш киемнәрен салып, менә шушы орден-медальләр тулы пинжәген, түбәтәен киеп чыкты. Аны яңа мунчасы янында фотога төшереп алдык.

Бөек Ватан сугышы башланганда Шәйхәтдәргә нибары унҗиде яшь була. Шулай да ул инде финнар белән бәрелешләрдә чыныгу алган тәҗрибәле солдат. I Украина фронтында элемтәче булып хезмәт итә татар егете, меңләгән канлы-дәһшәтле фронт чакрымнарын үтеп, еркыч өненә – Берлинга кадәр барып җитә. Борын астына мыек та чыгарга өлгермәгән малайны ни мәрхәмәтсез пуля урап яза, ни мәкерле мина шартламый кала.

... Туплар тынгач, СССР, АКШ һәм Бөекбритания илбашлары Алман җирләрен бүлешә алмыйча баш ваталар, һәркайсы майлырак калҗа эләктерергә омтыла. Монда да Шәйхәтдәр ярдәмгә килә үзләренә. 1945 елның җәендә Сталин, Рузвельт һәм Черчилль Подстам конференциясендә очрашкач, боларны берәр фашист килеп шартлатмасын дип саклап тора ул.

-Өч боҗра ясап сакта тордык, - ди Шәйхәтдәр ага, - беренче боҗрада – совет гаскәрләре, икенче боҗрада – америкалалар, өченчесендә – инглизләр. Безнең рөхсәттән башка чебен дә үтеп керерлек түгел иде анда. Рәхәтләнеп, иркенләп бүлештеләр Германияне. Соңыннан өч державаның җитәкчеләре янәшәмнән генә үтеп киттеләр. Сталинга кул сузып исәнләшәсе килде дә, ну ярамый, малай...

-Заманалар авыр, Шәйхәтдәр ага, картларга икеләтә кыен, зарланмыйсызмы? - дидем аңа. Мондый сорау журналистлар арасында модада бит ул хәзер.

-Картлар дисең инде, ә? – дип кеткелдәде хуҗа. –Картлар алар бәлки зарланалардыр, ну безнең ише егетләр күнеккән инде ул авырлыкларга...

Шулай диде дә учларын төкерекләп, балтасын алды һәм яңа киселгән чи каен түмәренә шулай китереп бәрде ки, ишегалдында җир тетрәп киткәндәй булды, мескен каен урталайга актарылып ярылды.

Хушлашканда янә сорадым: “Сәламәт, көчле булып озак яшәүнең сере нәрсәдә, әйт әле, Шәйхәтдәр ага.”

-Алла боерса, мунчаны көзгә өлгертеп җиткерәм, кунакка кайтырсыз, каен себеркесенә мәтрүшкә кушып чабарсын, соравыңның җавабын шунда әйтермен, яме? – дип озатып калды безне ветеран.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Берлинга хәтле җәяүләп...

Икенче бөтендөнья сугышында безнең нәселдән, дөресрәге, Гайшәбикә белән Низаметдин бабамның гаиләсеннән ике кеше катнаша – Мияссәр һәм Шәйхаттар. Мияссәр – минем әтием. 1943 елның җәендә ул, сул кулын югалтып, сугыштан бөтенләйгә әйләнеп кайта. Аның бертуган энесе (төпчек малай!)Шәйхаттарны, 17 яше тулгач, 1943 елның ноябрендә армиягә алалар. Җиңү көненә кадәр фронтның алгы сафларында булып, элемтәче сыйфатында берлингакадәр җәяүләп барып җитә. Совет армиясе сафларында барлыгы җиде ел хезмәт итә, шуның биш елы – Германиядә. 1945 елда Потсдам конференциясе вакытында ул җиңүче өч илнең җитәкчеләрен саклауда катнаша. Хәер, болар һәм башкалархакында аның язмасыннан укып белсәк, дөресрәк булыр. Минем гозерне үтәү йөзеннән, сугышта күргәннәрен ул калын дәфтәргә язып калдырган иде. Минаның язганнарын, үзгәртмичә диярлек, бераз гына кыскартып, газета укучылар игътибарына тәкъдим итәм.

Рашат Низами.

Мин 1926 елгы. Саба районының, Олы Мишә авылында мулла гаиләсендә туганмын. Башлангыч мәктәптән соң күршедәге Төбәк авылына йөреп укыдым. ТБУМ – тулы булмаган урта мәктәпне тәмамладым. Атка атланып йөрер яшькә җитүгә колхоз эшендә катнаша башладым.

Ватан сугышы башланганда миңа 15 яшь иде. Вакыты җиткәч, 1943 нең ноябрь аенда безнең елгыларны армиягә ала башладылар. Мин чана юлы төшкәч киттем. Сабага ат белән илтә бардылар, төн уртасында ук чыгып киттек. Шәмәрдән тимер юл станциясендә әти белән апам Гаҗилә озата килделәр, ул вакытта алар икесе дә бирегә урман эшенә җибәрелгән иде. Товарный вагонга утырып, Мәскәү аркылы Смоленск өлкәсенең Ярцево станциясенә барып җиттек. Шунда солдат киемнәренә киендерделәр. Калинин өлкәсенең Клин шәһәрендә хәрби офицерлар безне фронтка җибәрү өчен өйрәттеләр. Ленинград фронтында финнарның Маннергейм линиясен өзгәндә, элемтә чыбыклары сузып, беренче сугышчан чыныгу алдык. Финляндия чигеннән 40 чакрым ераклыктагы Выборг шәһәре алынганнан соң алар безгә каршы сугышудан бөтенләйгә тукталы. Ниһаять 1 нче Украина фронты.

“Правительственная связь” дип аталган хезмәтебез бик авыр да, җаваплы да иде. Мин үзем – катушка йөртүче. Катушкага уралган элемтә чыбыгы бөтен вакытында 40 кило дип әйтәләр иде. Хәзер дә гаҗәпләнәм: без, 50-60 килолы яшь солдатлар, бу авырлыкны ничек күтәреп йөрдек икән? Аны һаман саен алга таба сузабыз. Безнең баш очыннан, биектән “Катюша” һәм артиллерия аткан снарядлар дулап-сызгырып оча, без моңа ияләнеп беткән. Ә инде юл читләренә күмеп куелган миналар хәтәр! Бара торгач, бервакыт командирыбыз Леонид Воля минага барган саен җиңү көнен якынайтабыз дип, рухланып атлый идек. Безнең “Правительственная связь”  Мәскәү – үзәк белән сөйләшү өчен даими төзек булырга, эшләп торырга тиеш. Безнең самолетлар, бик югарыдан очып, бомба ташларга китәләр. Кайтканда түбәннәнрәк очып барысы да кайтсалар,әй, сөенә идек! Әйткәнемчә, җиңүгә ышанычыбыз зур: “Наше дело правое, мы победим!”. Нимесләр, Гитлердан куркып, бик нык каршылык кәрсәтәләр. Аларның каеш кысаларына “Doff mit Uns” дип язылган иде (“Алла безнең белән”, дигәнне аңлата). Әмма гитлерчыларга Ходай тамчы да булышмады. Бервакыт, һич уйламаганда, ике антифашист очрады безгә. “Гитлер капут! Исән каласыбыз килә”, - диләр. Аларның автоматларын җиргә күмдек тә, үзләрен иреккә җибәрдек.

Нимес армиясенең тәмам җиңеләсе билгеле булгач, союзник американнар Икенче фронтны ачты. Америка президенты Рувельт безнең ил өчен яхшы кеше иде.

Без, кайда-нинди урында кунасын да белмичә, һаман саен алга барабыз. Кунабыз дигәндә – аска да, өскә дә бер шинель.

8 май төнендә сугыш авазлары кимеде. Иптәшләрем ял итә, мин постта...Менә шул чакта сугышның бетүе турында телефоннан беренчеләрдән булып ишеттем! “Безоговорочная капитуляция!” – диделәр. Уятып әйткән, командирым баш астыннан пистолетын тартып чыгарды да, түшәмгә атып, беренче салютны бирде... Әй, сөенгәннәребез! Шул чакта гына мин сугышта исән калуыма ышандым...

1945 елның 17 июлендә халыкара Потсдам конференциясе ачылды (Берлиннан ерак түгел бер шәһәр). Моның өчен 36 бүлмәгә һәм конференц-залга капиталь ремонт ясалган диделәр соңыннан. Бирегә Сталин, Трумен һәм Черчилль килергә тиеш икән. Җиңүче илләрнең шундый зур дәүләт эшлеклеләрен без өч боҗра белән уратып сакларга тиеш икәнбез. Алдагы иң беренче боҗрада совет солдатлары белән мин дә үрә катып сакта торам. Сталинны һәм Молотовны ун-унбиш адым чамасы якыннан күрүем әнә шул чакта булды...

Сугыш елларында күргәннәрне сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел. Без ач та түгел, теләгәнчә тук та түгел идек, ашарга эләкмәгән чаклар да булгалады. Тагын шунысы нык истә калган: әтиләр шикелле 50-55 яшьләрдәге фронтовик абыйларны кызгана идек, алар исә безне – яшь солдатларны үзләренчә җәллилләр иде. Мунча керүләр дә сирәк эләкте безгә. Кар белән юынган чаклар да истә. Электр юк, учак-фәлән ягарга ярамый. Бер җәйдә, бетләгәч, урманда эчке киемнәрне яндырдык...

Сугышның соңгы айларында безнең территорияләр белән янәшәдә чит ил солдатлары да күп иде – Польша, Румыния, Болгария, Югославия, Чехославакия, Венгрия һ.б. Аларның кайсысы кайсы илнеке икәнен дә белеп бетермибез. Чөнки киемнәре төрле формада, шакмаклы-квадрат фуражкалы поляк хәрбиләрен генә ансат таный идек.

Сугыш беткәч, әле Берлин стенасы юк чакта, Америка солдатлары – бездә, без алар торган-яшәгән җирдә булгалый идек. Бергәләп фотога төшкән чаклар хәтердә.

Безгә бу сугышта җиңелергә ярамый иде. Гадәттә, җиңелгән халыкка икенче “сорт” итеп карыйлар һәм кол итеп яшәтергә дә күп сорап тормаслар иде.

Шәһәрләрне, миллионлаган кешеләрне кырган мондый дәһшәтле сугыш бүтән кабатланмаска тиеш. Җирнең байлыклары беткәч, меңләгән еллардан соң яңа дөнья, яңа җәмгыять барлыкка килергә мөмкин. Ә хәзер иң кыйммәтлесе – җир йөзендә тынычлык һәм үзара тату яшәүләр сакласын иде.

Шәйхаттар абый колхозда озак елар механик булып эшләде. Каян-ничек өйрәнгәндер, теләсә кайсы маркадагы сәгатьләрне ул “ә” дигәнче сүтеп җыя һәм төзәтә иде. Кулында, һичшиксез, Германиядән алып кайткан саллы лупа булыр. Авылда иң беренче булып велосипед, соңрак мотороллер алучы да ул иде. Кайчакны, нимесчә сөйләшеп, авылдашларын һәм мине дә шаккатыра иде. Шәйхаттар абый Алабугадагы улы Инсаф һәм килене Сания тәрбиясендә яшәде.