1926 елның 10 апрелендә Әҗәкүл авылында туа, шунда яши.
1943 елның 8 ноябрендә яу кырына озатыла. II Ерак көнчыгыш фронтында сугыша. Җиңү көнен Комсомольск шәһәрендә каршылый.
1950 елга тикле шул шәһәрдә өлкән сержант булып хезмәт итә, топограф була. 1950 елның ноябрь аенда туган авылына кайта.
Орден, медальләр белән бүләкләнә. Кайткач, "Актанышнефтепродукт" ААҖ 18 ел директор булып эшли. Соңыннан СХТ да инженер булып, 1986 елны лаеклы ялга туктый. Тырыш хезмәтләре өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелә.
Тормыш иптәше Фазила белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.