Ватан сугышының соңгы залпларын күреп, әйтүе генә асат, армия хезмәтенә җиде ел гомерен багышлаган өлкән сержант Гыйльмулла Шәйморзинны туган авылы Ташкичү боегып, ямансулап каршылады.
Күңелле балачагы үткән нигезеннән, үз ише балалар белән бил алышкан бакча башыннан, чишмә юлыннан, тар тыкрыктан да әнисе-әтисенең: “Исән-сау кайттыңмы, улым”, – дигән шатлыклы авазы ишетелмәде. Күгәне шыгырдап ачылган өйалды ишегеннән өйгә атлап керүгә шомлы тынлык каршы алды егетне. Күзе стенадагы герле сәгатькә төште. Ул да вакыт санаудан туктап калган. Сәке өстендәге киндер җәймә, мич яңагына сөялгән табагач әнисе Салиха апаны күз алдына бастыра. Мич аралыгыннан үкенүле тавышы ишетелә кебек. “Бик озак көттек, улым. Армия хезмәтеннән кайтырсың дип көткән елны сугыш башланды. Сине тагын биш елга калдырдылар. Бәхил бул инде, туган нигезеңне ташлый күрмә. Бу атаң-анаңның соңгы васыяте.” Егетнең үзе хезмәттә чакта ахирәткә күчкән әтисе-әнисен күз алдына китереп, йөрәге кысыла, сулкылдап куя. Японнарга каршы сугышта җимерелгән йортларны, һәлак булган гаиләләрне, карт-карчыкларны күреп, сугышны каһәрләсә дә, тылда үз авылында җегәрендә килеш әти-әнисен югалтып, тома ятим калырмын дип башына да китермәгәндер.
Хәер, сугыш афәте һәр йортка кагыла. Ватан сугышына киткән авылдашларының яртысыннан күбесе кире әйләнеп кайтмады. Ятим-ятимәләр йорт саен. Колхозның гомуми җыелышында: “Гыйльмулланың егәрле чагы, кеше хәленә керүчән, үз кешебез, читтән килгән җитәкче кирәкми”, дип сайлыйлар. Бик бирелеп, яратып эшли. Крупская исемендәге колхоз алдынгылар хисабында була, игенчелектә һәм терлекчелектәге уңышлары белән таныла. Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнаша. Хуҗалыкны янәшәдәге колхозга кушып эреләндергәч, күп еллар рәис урынбасары, комплекслы бригада бригадиры, ферма мөдире булып эшли. Һәркайда кул астында эшләүчеләр аны акыллы киңәшче, оста оештыручы, булсын дип тырышучы җитәкче дип беләләр.
Фронтовик солдат кайтуының икенче елында Ташкичү сельпосында эшләүче Нурия туташ белән танышып бик тату, матур гаилә кора. Өч кыз һәм бер малай тәрбияләп үстерәләр. Әмма язмыштан узмыш юк дигәндәй, картаймыш көнендә Гыйльмулла агай яраткан тормыш иптәшен югалтып, беравык канаты каерылган коштай хис итә үзен. Янында улы Наил, килене Фәнгия тәрбиясендә, төп нигезне ышанычлы яшь буынга тапшыра алуына, улы Наил белән бергәләп иркен, өч бүлмәле яңа йорт җиткерә алуына аеруча шат. “Бу минем үз гомеремдә өченче йортым. Улым Наил бурасын кайтартып, күңелгә ошашлы итеп салды. 95 яшемне яңа йортта бөтен туганнар белән каршыладык”, – диде Гыйльмулла бабай яткан урыныннан акырын гына торып.
Бүген фронтовикның нәсел шәҗәрә агачы яңа ботаклар чыгарып яшәрә, тармаклана. Алты оныгы, унбер торыны, аларның тугыз балалары булуын күрү – бабай өчен зур шатлык, куаныч.
Кайчагында төн урталарында уянып, үткән тормыш юлларын, хәтәр сугыш сукмакларын уйлап ята да үз-үзенә нәтиҗә ясагандай, шагыйрь Наҗар Нәҗминең күңел түренә сеңеп калган шигъри сүзләрен кабатлый:
Һәркемгә дә
бирелмәгәндер ул
Яшьнәү-күкрәүләргә тиң
гомер,
Бу дөньяда без яшибез
икән,
Юкка түгел, юкка
түгелдер!