Җирне төн караңгылыгыннан арындырырга теләп офыкта кояш кызыллыгы күренә. Сиреньнәр аклыгын, кояшның нурын үзенә сеңдергән 89 яшьлек Рәҗәп бабай иртәнге намазын укый. Һәвакыт намазның сүзләрен бер үк сүзләр белән тәмамлый: “И,Раббым! Ил башлыкларына дуслык бирсәң иде,сугышлар булмаса иде, ачлык күрмәсәк иде...” Әйе, Рәҗәп бабай бу теләкләрне юктан гына теләми. Күрелгән, барысы да күрелгән, ачлыгы да, сугышы да, югалту хәсрәте дә...
Шәймәрданов Рәҗәп Шәймәрдан улы 1926 елның 17 сентябрендә Саба районы (хәзерге Теләче муниципаль районы Әбде авылы) Саурыш авылында дөньяга килә. Балачагы, үсмер еллары авырлыкта үтә. “Туйганчы ашарга азык, киергә кием юк иде”, - дип искә ала Рәҗәп бабай үзенең балачагы турында. Өй җылыту өчен 10-15 чакрымнан күтәреп салам ташулар, җан асрау өчен кар астыннан черек бәрәңге эзләү - барысы да Рәҗәп бабай җилкәсенә төшә. Авыл халкы, бигрәк тә күп балалы гаиләләр җәфа чигә. Ач булганлыктан авылдашлары белән берлектә Рәҗәп бабайлар гаиләсе дә кычыткан яфрагы, алабута орлыгы ашап көн күрә. Авылга бер-бер артлы сугышта үлүчеләр турында хәбәрләр килә башлый.
Шәймәрданов Рәҗәп Шәймәрдан улы 17 яше тулуга Совет Армиясе сафларына алына һәм фронтка җибәрелә. 1943 елның декабреннән алып 1945 елның сентябрь айларына кадәр ул Ерак Көнчыгыш фронтында хезмәт итә. Япония һәм Кытай белән сугышларда катнаша. Сугыштан соң да Совет Армиясе сафларында хезмәтен дәвам итә. Армия сафларында хезмәт итү еллары җиде елга сузыла. Бу олы, авыр, катлаулы юлны үтү җиңел булмый әлбәттә.
Армиядән соң Рәҗәп Шәймәрдан улы үзенең туган якларына исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соңгы авыр еллар...Тик шулай да 45 ел алып килгән Бөек Җиңү таңы халкыбызда якты киләчәккә өмет, ышаныч хисләре уята. Сынмый, сыгылмый халкыбыз.
Рәҗәп Шәймәрдан улы да туган авылы Саурышка әйләнеп кайткач, тимерче булып эшкә урнаша. Роза исемле кызга өйләнеп, гаилә кора. Соңрак гаилә Себер якларына китә. Себердә җиде ел торгач, Рәҗәп Шәймәрдан улы гаиләсе белән Әбде авылына күчеп килә.
Яңа җирлеккә күчеп килгәч, Рәҗәп Шәймәрдан улы “Әбде”совхозына тимерче булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга киткәнче озак еллар буе ул тимерче булып эшли.Ул тимердән коеп ясаган көнкүреш кирәк-яракларын - тырма, соскыч һәм башка шуның ише әйберләрне һәр йортта очратырга мөмкин. Болар барысы да чын осталык белән һәм җан җылысын кушып башкарылган эшләр була. Тырыш һәм намуслы хезмәте өчен Рәҗәп Шәймәрдан улы “Әбде”совхозының мактау грамоталары белән дә бүләкләнә.
Сугыш кырларында күрсәткән тиңдәшсез батырлыклары өчен Рәҗәп Шәймәрдан улы “Бөек Ватан сугышының икенче дәрәҗәле ордены” белән бүләкләнә. Шулай ук “Сугышчан хезмәтләре өчен”(№3048132), ә 1947 нче елда Жуков медале белән бүләкләнә.
Бөек Җиңүнең 30,40,50,55,60,70 еллык юбилей даталары хөрмәтенә бирелгән медальләр Рәҗәп Шәймәрдан улының күкрәген бизәп торалар.
Рәҗәп Шәймәрдан улы хатыны Роза ханым белән ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта ул Теләче районы Әбде авылында кызы Гүзәлия тәрбиясендә гомер кичерә.
Күкрәгенә орден-медальләр таккан чал чәчле ветеран - Рәҗәп бабайны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аңа!
Быел дөнья җәмәгатьчелеге фашизмны җиңүнең 70 ел¬лыгын билгеләп үтәчәк. Еллар үткән саен Бөек Җиңүнең тарихи әһәмияте, чын бәһасе арта гына бара.
Без бу көннәрдә Ватан азатлыгы өчен рә¬химсез сугышларда һәлак булган, тылда, ста¬нок артында җиңү хакына армый-талмый ко¬рал ясаган, колхоз кырларында көне-төне эш¬ләп, күз яше һәм ачы тир тамызып, икмәк үс¬тергән ветераннарны - әби-бабайларыбызны, апа-абыйларыбызны онытырга безнең хакыбыз юк... 70 ел элек халкыбыз, тиңдәшсез каһарманлык үрнәкләре күрсәтеп, кешелек дөньясына үлем белән янаган фа¬шизмны тар-мар итүгә ирешә. Бу канлы көрәш¬нең кайтавазы әле бүген дә инде бик тә санаулы калган ветераннарыбызның сугыш уты көй¬дергән йөрәкләрендә әрни, тәннәрендә төзәл¬мәс яралар булып сыкрый.