1925 елда Югары Әлки авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшләгән. Армиягә 1943 елның 26 апрелендә чакырыла. Ул баштан Горький өлкәсендә запас полкта хезмәт итә. 1944 елның июнендә формалашкан 108 нче латыш укчы дивизиясе составында фронтка озатыла һәм Великие Луки, Старая Русса тирәләрендәге авыр сугышларда катнаша.
Ике тапкыр яралана, бер тапкыр контузия ала. 1945 елның 16 гыйнваренда барган сугышларда авыр яралана һәм аны кыр госпиталенә озаталар. Бер айдан соң Илалетдинны Ярославль шәһәрендәге госпитальгә озаталар. Сираҗев Илалетдин “Дан ордены”, ” Батырлык өчен” медале һәм башка хөкүмәт бүләкләренә лаек булган.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005.