Ситдиков Миргазиян Нургали улы 1924 елның 7 январендә Азнакай районы Әгерҗе авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Нургали hәм әнисе Мөкәррәмә дә Әгерҗе авылында туып үсәләр. Илдә үзгәрешләр башлангач Ситдиковлар гаиләсе дә күмәк коллективка берләшәләр. Миргазиян авылында башлангыч белемне алгач, колхозда эшли башлый. 1941 елга кадәр туган авылында хезмәт итә. Сугыш башлангач аны Мәскәүгә хәрби корылмаларны торгызу өчен чакыру ала. 1942 елда хәрби чакыру алып, 133 нче полк составында, Суслангерга, хәрби өйрәнү лагерына җибәрелә. Ул монда пулеметчик hөнәрен алып 1943 елның августында фронт сызыгына – Курск – Белгород юнәлешенә озатыла.Ул 236 нчы танк полкы составында барган каты бәрелешләрендә катнашып, дошманның миномет уты астында калып каты яралана. Госпитальдән чыккач Мәскәүгә 168 стрелковой полкка кайтарыла. Яңадан аны шушы составта фронтка җибәрәләр. Яңадан яралагач аны Мәскәүгә комендант полкына кайтаралар. Аның төп хезмәте – югары хәрби дәрәҗә кешеләрен, Большево станциясенә озатып, гомерләрен саклау була. hәм сугыш ахырында оешкан “Черная кошка”бандасын тар-мар итүдә катнаша. Хәрби хезмәт юлы аның өчен 1947 елда гына тәмамлана. Шушы елларда иң нык үзәккә үткәне Суслангер лагере булды дип искә ала Миргазиян абый. Анда узган бер елымны тәмуг газапларына тиңләп искә алам ди, ул. Мәңгегә дә онытасым юк ди, ул. Миргазиян абый сугышчан батырлыклары өчен төрле орден hәм медальләр белән бүләкләнгән.
Туган авылына кайткач колхозда хезмәт юлын башлый. Завхоз, бригадир, ферма мөдире, терлекчелек өлкәсендә зур хезмәт куя. Лаеклы ялга чыккач та үз эшен дәвам итә ул. 2007 елларда каты авыруны аны аяктан ега hәм 2009 елда вафат була. 1948 елда Әгерҗе авылы Рәйсә Садретдин кызы белән тормыш юлын башлап җибәрәләр. Рәйсә апа 1929 елда Әгерҗе авылында күп балалы гаиләдә туа. Аның да хезмәт юлы туган авылыннан башлана.