1927 елның 4 гыйнварында Иске Байсарда туа, хатыны белән шунда яши.1945 елның 9 маенда 18 яшендә хәрби хезмәткә чакырыла. Запастагы укчы полкларда 1951 елның мартына кадәр хезмәт итә. Шул елның 19 мартында авылга кайта, Җиңү хәбәрен Иске Байсарда ишетә. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре белән бүләкләнә. Хәрби дәрәҗәсе- рядовой. 1955 елга кадәр Октябрьский шәһәрендә эшли, аннан үзләренә әйләнеп кайта, хуҗалыкта тракторчы, балта остасы булып эшли. Даруханәдә каравылчы чагында 1997 елның 4 гыйнварында лаеклы ялга чыга. "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы хезмәттәге батырлык өчен", "Хезмәт ветераны" медальләренә лаек була. Хатыны Асия белән 2 кыз, 1 ул үстерәләр.