Смородинов Иван Васильевич
( 31.08.1894 - 1.11.1953 )
Казан губернасы Спасс өязе Иске Матак авылында крестьян гайләсендә туа . Башлангыч мәктәбен тәмамлый.
1915 елның гыйнварында армиягә китә . Май аенда Төньяк флотка писарь һәм делопроизводитель итеп җибәрәләр . Шул елларда фельфебель була.
1917 елгы революция аны актив политик тормышка кертеп җибәрә.
1919 елның августында Идел белән Урал арасында Колчак армияләрен тар-мар иткәндә ул V армиянең оператив бүлек начальнигының ярдәмчесе була . V армия штабы начальнигы вазыфасын башкарганда аңа нибары 25 яшь кенә була әле .
1923 елның көзеннән Хәрби Академия курсларында Спас шахәрендә укый.
1924 - 39 елларда җаваплы эшләрдә эшли .
1939 - 40 елларда фин фронтында штаб начальнигы була . Күрсәткән батырлыклары өчен Ленин ордены һәм 2 нче Кызыл Байрак ордены белән бүләклиләр .
1939 елда аңа 2 нче ранг командармы ,
5 июнь 1940 - генерал - лейтенант ,
1941 ел - генерал - полковник званиелары бирелә .
1941 - 43 еллерда Ерак көнчыгышта совет гаскәренең штаб начальнигы була .
1943 елда Кызыл армия гаскәрләрен туплау һәм ныгыту буенча Югары управление начальнигы була.
I дәрәҗә Кутузов ордены (июль 1944), өченче Кызыл байрак ордены (ноябрь 1944), икенче Ленин ордены (1945) белән бүләкләнә. Гомеренең соңгы көннәренә хәтле сафта була.