Солтанов Гаптеракыйп Салих улы 1921 елны Сарман районы Саклау-Баш авылында туган. 1940 елның 12 сентябрендә армиягә алына. Курскийда 10 ай хезмәт итә, сугышка да шуннан китә. Тревога белән Орел шәһәренә алып китәләр. Тула госпиталендә тиф авыруы белән ята. Ростовта 53 батальонда сугыша. Воронежда каты яраланып, 5 ай госпитальдә ята.
Сугыш юлы:
Ташкент – Мәскәү – Кунцево(зенитный полк) – Молдавия – Румыния – Венгрия – Будапешт(прорывной танковый корпус) – Австралия(Вена) – Чехословакия(Прага) – Румыния – Мәскәү.
Авылга 1946 елның сентябрендә кайта.