Түбән Әлки авылыннан унсигез яшьлек Якуб Суфъянов 1943 елның гыйнваренда хәрби хезмәткә чакырыла. Ул вакытта егетләрне хәрби хезмәткә әзерләү ашыгыч темплар белән алып барыла.
Безне корал белән эш итәргә өйрәттеләр, ә хәрби ант кабул иткәч, фронтка озаттылар,- дип искә ала Якуб.
Якуб Суфъянов 1944 елның 29 июленнән 1945 елның 9 маена кадәр Көнбатыш Белоруссия фронтының 31 нче Гвардия дивизиясе составында сугыша. Белоруссия җирләрендә барган сугышларның берсендә ул контузия ала һәм аягы җиңелчә яралана. Егетне фронт госпиталенә озаталар.
Сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен Якуб Мингәрәй улы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә. 1944 елның ноябрендә Вятка елгасы янында барган сугышларда күрсәткән кыюлыгы өчен ул Дан орденена лаек була. Әмма бүләкне командиры кулыннан алу насыйп булмый аңа.
Сугыштан соң, 1948 елга кадәр Якуб Кенигсберг шәһәрендә хезмәт итә.
РФ Президенты В.Путинның 2003 ел 25 сентябрь Указы белән Якуб Мингәрәй улы Суфъянов кабат Дан ордены белән бүләкләнде.
“Ватан өчен!” китабыннан 2005 ел.