Питрәч районының Күн авылында 1924 елның мартында крестьян гаиләсендә туган. 1940 елда хәрби әзерлек мәктәбенә укырга керә. 1942 елда Беренче укчы дивизиягә рядовой итеп алына. 1942 елның 4 сентябрендә камалышта калып, каты яралана һәм инвалидлык сәбәпле демобилизацияләнә.
Казанда ике еллык юридик мәктәп тәмамлап, 1951 елда Әлки районына судья итеп җибәрелә. Шул вазыйфасына 33 ел эшли.
“ Ватан өчен!” китабыннан 2005г.