Демьян Леонтьевич – әтиемнең әтисе. Ул 1925 елда туган. Ләке мәктәбендә ңидееллык белем алган. Кечкенә чакта, башка малайлар кебек үк шаян булган. Мәктәптән кайткач, әти-әнисенә йорт эшләрендә ярдәм иткән.
1941 елда Гитлер Германиясе сугыш башлый. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар бомба уты астында кала. Илебез халкы Бөек Ватан сугышына күтәрелә. Минем бабам да унҗиде яшендә, илебез тынычлыгын саклап калу өчен сугышка китә. Ул сапер булып хезмәт итә. дошман поездлары, танкларының юлларын кисәр өчен, күперләрне, юлларны шартлата. Шулай итеп, безнең солдатларга һөҗүмгә күчәр өчен юл ача.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен минем бабам да Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы орденнары, “Германияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә.
Алексей Такарликов, Ләке мәктәбенең 4 класс укучысы.