Мин, Талакова (Петрова) Тамара Вессарионовна 1939 нчы елның 10 мартында Арча районы Сэрдэбаш авылында доньяга килгәнмен. Авылыбыз “Кызыл юл” колхозы булган. Күрше авылларыбыз Сөрде, Сөлтә авыллары . 60 елларда Татарстанда иң беренче булып оешкан “Северный” совхозы. Гаиләбезгә килгәндә, әниебез Антонина белән Вессарион гаиләсендә без 4 бала булганбыз.Әтием сугышның беренче көннәрендә үк сугышка алына. Яралана. Госпитальдә ята. Яралары төзәлгәч , яңадан сугышка китә.Тагын яралана. Башта госпитальдә дәвалана. Соңыннан инде, булырлыгы булмагачтыр инде , өйгэ кайтаралар. Урын өстендә ятты. Мин сеңлем белән урманга барып җиләк җыеп кайтып, әтиемнең баш очына утырып, аңа җиләк ашата идем. Ләкин әтием алган яраларынан терелә алмый, 1943 елның 15 июлендә үлә. Бүгенгедәй хәтеремдә, өйгә бик күп халык җыелды. Зияратка алып барганда, әтинең гробын ат арбасына куйдылар. Миңа ул вакытта 4, ә сеңлемә 2 яшь иде. Безне гроб янына арбага утырттылар. Без әле бер нәрсә аңламаганбыз инде. Сеңлем белән көлешә-көлешә бардык. Ат арбасына утыру безнең өчен зур бәхет иде. Күпмедер вакыт үткәч, сеңлемне сөйрәп конторга киттем. Бусагадан көчкә-көчкә атлап кердек. Ә контор эчендэ ир-атлар, кайсы чүгәләп, кайсы басып, тәмәке тарталар иде. Ә төтен балта элерлек . Без кердек тә, як-ягыбызга карап басып тордык та, чыгып киттек. Шунда бер авыл агае “Мескен балалар, әтиләрен эзләп йөриләр инде болар диде”. Сугыш бетте. Авыл кырыннан көчле ташу ага иде. Авылга берән-сәрән солдатлар кайта башлады. Басу юлында берәр кеше күренсә, без сеңлем белән шунда йөгерә идек. Күрәсең, хәтеремдә әтиемнең төсмере кереп калгандыр инде. Әти түгел. “Ул абый безнең әти түгел иде” дип. кайтып әнигә әйтә торган идем .Әнием елый . Ул вакытта шул сүзләрем белән әниемнең йөрәген ничек теткәләгәнемне мин аңламадым шул.Ә әниләргә тормышның иң авыры туры килде. Чана сөйрәп Арча стациясенә семәнәгә баралар иде. 45 чакрым. Көн димиләр, төн димиләр. Саз, балчык ерып арып талып баралар, кайталар. Ул елларны аның салкыннары да үзәккә үтерлек иде бит. Шул авырлыклардан , әтимнең хәсрәтеннән әниебезнең сәламәтлеге нык какшады.Без ашарга дип капчыклап кузгалак, какы җыя идек.Иптәш кызым белән күрше Сәлтә авылына әбисенә кунакка бардык. Кунакка да, бәрәңге сорарга да иде инде. Әбисе “Юк шул балам “ дип кире борды. Ничекләр гомер итә алдык микән, хәзер искә төшерсәң башка сыймаслык. Әниебез урын өстенә яткач, колхозга эшкә йөри алмый башлады. Безне апам белән абыем башта Югары Ослан авылы Тищеще авылына алып киттеләр. Анда эш табылмагач, Биектау районы Куркачи стациясенә кайттык.Үсә төшкәч, апам Свердловский облатсть Югары Тура авылына алып китте. Шунда мин тормыш иптәшем Матвей белән таныштым. Матвей чыгышы белән Сәйтәк авылыныкы. Ләкин армиядән соң ул туры Турага абыйсы янына кайта. Өйләнешеп, Сәйтәккә кайттык. Беренче кайткан мәлне ияләнә алмый аптырадым. Клубка йөри идек. Әй рәхәтләнеп җырлыйлар, бииләр иде анда. Ияләштем. 5 бала алып кайттым. Владимир, Герман, Анатолий, Елена,Сергей. Ләкин Матвей 43 яшьтә үлеп китте. 40 яшемнән тол калдым.Колхозда башта тавык фермасында эшләдем. Аннан дуңгызлар, бозаулар карадым. Нефтянникларда оператор булып эшләдем.1989 нчы елда куп балалы ана буларак ,лаеклы ялга чыктым, ләкин эшләвемне дәвам иттем .1994 елдан өйдә инде.Тормышымнан зарланмыйм. Һәрчак балаларым янымда. Ходай биргән гомеремне сау-сәламәт килеш, балаларым белән бергә яшәп бетерергә язсын иде. Бала хәсрәтләре генә күрсәтә күрмәсен ходай.