Талипов Нәҗип Әхмәтталип улы 1914 елда Чураш авылында туган. 1941 елның июнендә Ворошилов район военкоматыннан сугышка китә. Ленинград янында сугышканда әсирлеккә төшә. Башта Котин лагеренда, аннан Латвиядә тоталар, авыр эшләрдә эшләтәләр. 1944 елда көз көне шәһәрне совет гаскәрләре алгач, аларны да армия сафына кушалар. Җиңү көнен Прагада каршылый. 1945 елның декабрендә генә әйләнеп кайта. 2001 елда вафат була.