Тарасов Николай Семенович 1942 нче елның 13 маенда Бондюг районы (хәзерге Менделеевск) Сәйтәк авылында Евдокия Леонтьевна белән Семен Андреевич гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. (Абыйсы Михаил Семенович гомере буе Ижевски шәһәрендә яши.Хәрби .(үлгән). Апасы Раиса Проковьеский шәһәрендә гомер итә.).
Николай Семенович сугыш турында тонык кына хәтерли. Әтисе дә аны күрү бәхетенә ия булмый. Ул әтисе сугышка киткәч туа. Сәйтәк урта мәктәбендә 7 сыйныфны бетерә. 8 сыйныфны кичке мәктәптә укый. Мәктәптә укыганда, җәйге каникул вакытларында колхоз фермасы малларына яшел масса әзерләргә булыша: печән чаба, тал көлтәләре җыя. Өлкәннәргә ындыр табагында ярдәм күрсәтә. Ә кичке мәктәптә укыганда, көндез ат белән чишмәдән малларга су ташый. Маллар күп булган инде күрәсең. Хәтеренә 4 кеше су ташулары бик нык уелып калган. Шул ук вакытта әнисенә өйдәге мал-туарны да карарга булышкан. Әнисе Евдокия
страховой агент булып эшли башлагач, малларны бетерәләр. Әнисе 1977 нче елда үлә.
Николай Семенович 1960 нчы елда Менделеевски шәһәренең сельхозтехникасында комбайнер-трактористлар курсында укый. Туган авылында эшли башлый. Ләкин Сәйтәктә озак эшләргә туры килми. Колхоз таралып, колхозлар берләштерелү аркасында ,”Кама” колхозында эшли башлый.Мактау тактасында эленеп тора. Гел алдынгы комбайнер-трактаристлар рәтендә бара. 2002 нче елда лаеклы ялга чыга. (Хезмәт кенәгәсендә 1977 нче елдан-1984 нче елга кадәр нефтянникларда тракторныйда эшләгән чоры да теркәлгән).
Тормыш иптәше Мария Васильевна белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Виталий, Лилиана, Надежда әти-әниләренең гел ярдәмчеләре булып үсәләр. Хәзер инде Николай Семенович белән Мария Васильевна көчләреннән килгән кадәр балаларына оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. 5 оныклары бар.