1925 елның 9 июнендә Пермь өлкәсенең Кизил шәһәрендә туа, Иске Сәфәрдә яши.
1943 елны 18 яшь яшьтә илне сакларга чакырыла. 1943 елның февралендә 57 нче укчы полкта хезмәт итә, декабрьда- Көнбатыш, 1944 елны Ленинград фронтына җибәрелә. Выборг шәһәрен азат итүдә катнаша. III Белоруссия фронтына күчерелә, Кенигсбергны азат итүдә катнаша. Сугышны Пиллау шәһәрендә тәмамлый.
1950 елның 29 мартында авылына кайта.
"Батырлык өчен", "Кенингсбергны алган өчен", "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен", юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Хәрби дәрәҗәсе- кече сержант.
Иске Байсарда комбайнчы, Иске Сәфәрдә токарь булып эшли. 1985 елны лаеклы ялга чыга.
"Почет билгесе" ордены белән бүләкләнә.
Мәрхүм хатыны Заһидә белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр.