1938 елда почтальон булып эшли башлый һәм сугыш елларында да шушы вазыйфаны башкара. Хатларны Сарманнан үзе алып кайта. Булганда – колхоздан ат бирәләр, юк икән - ике дистә чакрым юлны җәяүләп барып кайтырга туры килә. Язларны ташу суларын ерып, кышларын өши – туңа, Фагыйлә Ләшәү Тамак почта бүлегенә хатлар ташый. Авылда бердәнбер телефон почтада урнашкан була. хат ташучыларга көн дәвамында элемтәдә утырасы. Телефон шалтырамаганда, хатларны Ләшәү Тамак, Дүсем авылларына бүләсе, әтиләре – абыйлары сугышта үлеп, әниләре белән генә калган яшь балалар өчен пособие бирәсе була. фагыйлә почтада сыйныфташы, дусты Гыйшкыя Җиһаншина белән эшли. дүсем авылына хатларны иптәше таратса, Ләшәү Тамак өчен Фагыйлә үзе җаваплы. Сарманга хат, газета алырга алар чиратлашып бара. Фагыйләләр гаиләдә алты бала үсә. 1919 елгы абыйсы Галиәхмәт тә сугышның беренче көннәрендә үк хезмәткә алына. Аннан хат өзелми. Сугыш тәмамлангач Кәүҗияк авыл егетенә кияүгә чыга, ләкин гаилә тормышыннан уңмый. Фагыйлә бу вакытта почтада эшләми, 1945 елдан ул кибеттә сата. Эштән курыкмый торган батыр хатын өчен почтальонхезмәтенең рухи ягы авыр була. сугыш елларында үлем хәбәре керткән гаиләләр алдында ул үзен ничектер гаепле хис итә, аналарның бер кәгазь битен тотып үксеп елаганнарын истән чыгара алмый. Гаиләсен туендырыр өчен, Фагыйлә 50нче елларда Себер якларына да, Үзбәкстанга да чыгып йөри.
“Бер минутын да бушка үткәрми торган, бер эштән дә курыкмый торган уңган хатын иде. Кибеттә эшләп йөргәндә, юлын буш үтмәс өчен, бәен бәйләп барды. Безгә, кечерәк туганнарына үрнәк иде ул”, - дип искә ала аны сеңлесе Оркыя апа.