Хәйретдин абый 18 яшендә сугышка алына. Сталинград, Курск дугасы сугышларында илебез тынычлыгы өчен үзеннән зур өлеш кертә, берничә тапкыр каты яраланып госпитальләрдә дәвалана.
–Без күргәннәр куркыныч төш кебек, – ди ул үзе.
Хәйретдин абый тыныч тормышта да һәрчак җаваплы урыннарда эшли: авыл советы сәркатибе, аның җитәкчесе була, шулай ук мәдәният өлкәсендә дә үз эзен калдырган кеше.
Хәйретдин абый тормыш иптәше Нәгыймә апа белән 70 елдан артык парлы гомер кичерә, балаларына, онык-оныкчыкларына үрнәк алар.