Унсигез яшьлек БИЛАЛ ВӘЛИЕВ 1943 елда Белоруссия фронтына алына. Укчы-автоматчы сугыш тәмамланганчыга кадәр Минскида, Борисовода, Оршада, Брестта тылда була.
Укчы немецлар белән беренче тапкыр Минсида очраша, бомбага тотылуга эләгә, күп дусларын югалта.
– Без фашистларга аттык, алар – безгә... «Немец оккупантларына үлем! Ватан өчен! Сталин өчен! Алга, Җиңүгә» сүзләре белән сугыштык, – дип сөйли ветеран. – Юк иттек, аттык, үтердек... Сугыш – көч сәясәте. Безнең яшьлек булмады, пистолет, автоматлар белән идарә итәргә туры килде.
Сугыш елларында «тормыш һәм үлем өчпочмагы» гамәлдә була.
– Берәүләргә шатлыклы хәбәрләр килә: «Сезнең улыгыз исән-сау, Ватан өчен сугышуын дәвам итә», икенчеләргә – аянычлы хатлар: «Сезнең улыгыз минем күз алдында бомага тотылды, һәлак булды», – дип сөйли Билал Җәләлович.
Ул әле дә шул чорның куркыныч мизгелләрен тетрәнеп искә ала.
Б.Вәлиев: «Җиңү көне безнең һәрберебез өчен иң яраткан бәйрәм булачак. Балалар һәм оныкларга Җиңү турында истәлекләрне без саклаган кебек саклауны васыять итеп калдырабыз»