ВӘЛИЕВ Фатих Бариулы1922 елның 4 августында Буа районының Иске Тинчәле авылында туган.Бөек Ватан сугышына кадәр Яңа Салман мәктәбендә тарих укыта.
1942 елның 20 маенда Әлки хәрби комиссариатыннан Кызыл Армия сафларына алына.Аны 2нче Ленинград хәрби училищесына җибәрәләр. Үз теләге белән фронтка китә. Фатих Вәлиевны Төньяк Кавказ фронтының 57 нче аерым дивизионына җибәрәләр.
Кавказны,Тамань ярымутравын тулысынча азат итүдә катнаша.
1945 елның башында демобилизацияләнә.Озак еллар Чуваш Кичүе мәктәбендә тарих фәнен укытты.
“Кызыл Йолдыз” ордены,ике “За отвагу” медале һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.
“Ватан өчен!” китабыннан, 2005 ел.