Вәлиев Адиулла (Һадиулла) Шәрифуллович (1913 - ?)
Вәлиев Гарифулла Шәрифуллович (1924 - ?)
Халык хәтере буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелделәр.
Давыл Шәрифулласы һәм сукыр әби уллары.
Пазьмалары – Садыйков Марат һәм Шәрифуллин Рифнур яши торган аралык ,буш урын. Өйләрен 1987 елда Хәлиуллин Гомәр сүтеп, утынга ташыды. Гарифулла кайбер сөйләүләргә караганда сугыштан исән кайта, Казанда югала.
Әтисе – Вәлиев Шәрифулла Вәлиевич (1884 – 1970) (Давыл Шәрифулласы)
Әнисе – Миңнеруй Дәүләтша кызы (1891 – 1978) (Сукыр әби)
Өч уллары – Адиулла (Һадиулла) (1913 - ?); Хәбибулла (1916 – 1982), Гарифулла (1924 - ?)
Хәтер китабының 18 нче томына (389 бит) Шәрифуллин Абдулла диеп кертелгән кеше бар. бәлки Адиулла шулай ялгыш язылгандыр, туган елы 1913, Казанның Киров РВК алынуы (05.1941) туры килә. 1943 нең мартында хәбәрсез югала, д. 310022.