ВӘЛИЕВ Нургали Кыямулы Әлки районы Иске Алпар авылы егете. 17 яшьлек Нургали сугыш кырында елдан артык йөреп,икенче группа инвалид булып кайта.
-Икенче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Витебск шәһәрен азат итү өчен һөҗүмгә әзерләнә башладык,-дип искә ала Нургали ага.- Тик дошман баштанаяк коралланган һәм мәкерле.Сазлык буйлап һөҗүмгә барганда 60-70 метрда оборонада торучы немецлар кинәт ут ачтылар.Зур югалтулар булды.Взвод командиры да,минем пулемет расчетындагы иптәшләр дә һәләк булдылар.Өстәмә көчләр килгәнче немецларның һөҗүменә каршы торырга турырга дигән приказ алдык.Бөтен осталыгымны туплап,дошманга атакага күтәрелергә ирек бирмәскә тырыштым.Тик дошман пулясы мине нык яралады,аңымны җуйганмын.
Аңсыз хәлдә купме ятканмындыр, мине табып алып,кыр госпиталенә озатканнар.Аннан Иваново госпиталенә җибәрделәр,анда операция ясадылар.
1944 елның апреленә кадәр шунда дәваланганнан соң,демобилизацияләнеп,авылына кайта.”Алпар” совхозында балта остасы булып эшли.
“ Ватан өчен!” китабыннан,2005 ел.