Вәлиев Вазыйх Вәли улы 1905 нче елда Түбән Әлки авылында туа. Унбиш яшенә кадәр шул авылда яши.1919 нчы елда авылда яшәү шартлары авыр булу сәбәпле, өстенә киндер күлмәк, киндер ыштан, киез эшләпә киеп, үзе белән бернинди дә язу алмыйча, авылдан чыгып китә. Волга буенда яшәүче бай немецларга батрак булып эшкә керә.1919 нчы елда комсомол сафларына кабул ителә һәм шуннан башлап аның тормышы бик нык үзгәрә. 1920 нче елда комсомол путёвкасы белән кичке рабфакка укырга керә.Ләкин ул рабфакны бетерми. Ике елдан соң Самара һәм Злотоус тимер юлларында башта кочегар, аннан соң машинистның ярдәмчесе була.1925 нче елда аны комсомол путевкасы белән Владикавказга пехота хәрби мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1928 нче елда тәмамлап , Кызыл Армия сафларында взвод командиры булып хезмәт итә.Вәлиев Вазыйх Вәли улы—1930 нчы елдан бирле Коммунистлар партиясе члены. Рядовой солдат хезмәтеннән башлап дивизия командирының ярдәмчесе дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 1938 нче елда Хасан күле буенда Япон самурайларына каршы көрәштә катнаша, батальон командиры була. Бу сугышта күрсәткән батырлыклары өчен «Кызыл йолдыз» ордены белән бүләкләнә. 1943 нче елда аны Ерак Көчыгыштан Бөек Ватан сугышына җибәрәләр. Ул сугышның ахырына кадәр көрәшә, күп кенә шәһәрләрне фашистлардан азат итүдә катнаша. Кёнсберг шәһәре өчен барган бәрелештә Вазыйх абый яралана. Госпитальдә озак ятарга туры килми. Терелеп чыккач, аны 1нче Белоруссия фронтының Хәрби Советы карамагына җибәрәләр һәм ул Германиянең башкаласы Берлинны алуда катнаша.1947 нче елда подполковник Вәлиев Вазыйхны көньяк Сахалинга дивизия командирының ярдәмчесе итеп күчерәләр. 1953 нче елда пенсиягә чыккач , Казан шәһәренә кайтып урнаша һәм шунда озак еллар буе яши.