1932 елның 28 апрелендә Саба районы Байлар Сабасы авылында дөньяга килә. Минкамал апа сугышны 11 яшьлек кыз бала булып каршы ала. Ул балачак һәм яшьлек елларында куп авырлыклар кичерә. Беренчедән, 12 яшендә әнисен югалта. Икенчедән, Бөек Ватан сугышы башлана. Минкамал апанын этисе дә, исән вакытында әнисе дә колхозчылар булып эшлиләр. Әтисе Ислам абый сугыштан соң МТСта хуҗалык буенча урынбасар булып булып та тора.
Минкамал Ислам кызы сугыштан соң кышларын фермада маллар карауда эшли, ә җәйләрен урман кисергә Селкенгәр, Шепшәнгәр авылы урманнарына китә. Минакамал апа ул вакытларны зур авырлык белән искә ала: ашарга җитми иде, оскә киергә кием юк, эш бик авыр иде. 15 яшендә Минкамал апаны яшьтәшләре белән Иштуган авылына вагон төяргә җибәрәләр. Ул көч җитмәде икмәк тояргә, ашарга ризык юк иде дип сөйли бу хакта.
1953 елда Минкамал апа Саба егете Муллаянга кияугә чыга. Алар 52 ел тигез, матур гомер итеп, 5 бала устерәләр.
Минкамал апага үз гомеренә куп хөнәрләр узләштерергә туры килә. Аларнын хәрберсе куп көч һәм туземлек таләп итэ. 24 ел Минкамал апа Саба шифаханәсендә табибларга халатлар биреп тора, 8 ел Саба мәктәбе котельныенда пичкә яга.
Хәзерге вакытта Минкамал апа кызы Рәшидә белән яши.