Редакциягә Мәскәүдә яшәүче Аббас Нәзировтан хат килде. “Мин байтак еллардан бирле Бөек Ватан сугышында зур батырлыклар күрсәткән, әмма хәзер онытылган татарларның исемнәрен торгызу белән шөгыльләнәм,- дип яза ул. – Нигездә Горький өлкәсеннән булган милләттәшләребезнең тормыш юллапрын һәм батырлыкларын өйрәнәм. Күптән түгел мин чын герой Хафиз Зарипов турындагы архив документларына юлыктым. Эзләнә-эзләнә аның туган ягын ачыкладым. Ул сезнең якташыбыз булып чыкты. Мондый батырның хәтердән югалуына юл куярга ярамый. Аның исемен туган төбәгендә булса да мәңгеләштерәсе иде дип, сезгә мәрәҗәгать итәргә булдым”.
Аббас Абдулла улының якташыбыз Хафиз Зариповның батырлыклары турындагы язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Безнең якташлар, милләттәшләр дошманга каршы кайда гына сугышмаган ! Алар ярты Европаны фашист чумасыннан коткарды. Алар мәңгелек йокыга талган туганлык каберләре Бөек Ватан сугышы узган иксез- чиксез яу кырларының кайсы гына тарафында юк икән. Ә бит, бөек маршал К. Рокоссовский әйткәнчә, “ үлгәннәр турында хәтерләмәгәннәр исәннәрне дә ярата белми”.
Газета укучыларга районыбызның Яңа Баллыкул авылында 1906 елда туган Хафиз Зарипов кылган батырлыклар хакында сөйлисем килә. Ул Кызыл Армия сафларында 1942 елның апрелендә Горький шәһәреннән алынган Хафиз Зарипов Сталинград, Көньяк, 2 нче Украина һәм башка фронтлар составында сугыша. Ул ике мәртәбә ( шул исәптән үлгәннән соң ) Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә.
...Гвардия сержанты Зарипов отделение белән разведкага җибәрелә аларга Варяновка авылында дошманның булу-булмавын ачыклау бурычы куела. Зарипов ике кызылармияче белән бергә төнлә мина кырлары аша дошман ягына чыга, авылга керә һәм фашистларның бу торак пунктны калдырып киткәннәрен ачыклый. Таганрог шәһәре янында алар дошман төркеменә юлыгалар. Зарипов югалып калмый, шуышып алгарак чыга һәм ут сиптерүче дошман пулеметына автоматтан ата башлый. Шул рәвешле ул дүрт сатлыкҗанның башына җитә, пулемет та тынып кала. Развездчиклар өчен алга юл ачыла. Дошман төркеменнән бер генә кеше дә исән котыла алмый.
Бу кыюлыгы өчен 1943 елның октябрендә станковый пулеметлар отделениесе командиры, гвардия сержанты Хафиз Зарипов “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Милитополь шәһәреннән көньяктарак дошман оборонасын өзү өчен барган каты бәрелешләрдә дә Хафиз Зарипов куркусызлык һәм кыюлык күрсәтә. Аларның төркеменә 34.5 биеклеген штурм белән алу бурычы куела.
Һөҗүмне башлауга дошман ике станковый һәм бер кул пулеметыннан безнекеләргә көчле ут ача. Туктаусыз ут яңгыры астында безнең сугышчылар дошманга якынаялар. Атака башланыр алдыннан взвод командиры яралана һәм төркемедәге сугышчыларның яртысы диярлек сафтан чыга . Мөһим операциянең өзелү куркынычы янаган шушы хәлиткеч минутта Хафиз Зарипов кулына автоматын һәм гранаталар тоткан килеш торып баса һәм, исән калган сигез сугышчыны үз артыннан әйдәп, “Ватан өчен! Сталин өчен !” дип кычкырып алга ташлана. Йөгереп барган уңайга дошман солдатларына граната ташлап, ул беренче булып фашист траншеясына бәреп керә һәм 12 немец солдатын атып үтерә. Автоматында патроннар беткәч, гвардия сержанты исән калган немецларга ташлана һәм ике гитлерчыга кинжалы белән чәнчи. Фашистларның калганнары качып котылмакчы була, әмма Зарипов трофей коралы белән аларның да башына җитә.
1943 елның 22 октябрендә дошман югалткан позицияләрен кире кайтару нияте белән дүрт мәртәбә контракага күчә, шуларның өчесендә- танклар белән. Гвардия сержанты Зарипов үз подразделениесе флангына үтеп керүче дошман автоматчыларына каршы сугыш ача. Аларга пулеметтан ут яудырып, ул үз позицияләреннән бер адымга да чигенми. Шунда ул янәшәдәге подразделениегә таба ике взвод немец автоматчылары һәм өч танкның килүен күреп ала. Алар инде безнең позицияләргә шактый ук якынлашалар. Хафиз Зарипов бик тиз карар кабул итә : 12 сугышчыдар торган төркем белән ул дошман флагын атакалый.
Һөҗүм вакытында һәрчак алда барып, серңант Зарипов үз үрнәге, кыюлыгы, куркусызлыгы белән бүтән сугышчыларны да алда торган бурычларны үтәүгә әйди. Берсендә бәрелеш вакытында дошман танкы Зарипов окопыннан ерак та булмаган 45 мм лы орудиегә таба хәрәкәт итә. Орудиенең расчеты сафтан чыккан, снарядлар ташып торучы бер сугышчы гына исән була. Зарипов дошман ягыннан очкаен снарядлар астында орудие янына йөгереп килә. Снарядлар ташучы сугышчыны наводчик итеп куя, ә үзе орудиене корып тора. Орудие шунда ук танкка каршы ут ача. Каршылыкка очраган танк борылып китмәкче була, тик инде яна башлый.
“Фашист илбасарлары белән сугышта күрсәткән кыюлыгы һәм геройлыгы өчен гвардия сержанты Зарипов иң югары Хөкүмәт бүләгенә –Советлар Союзы Герое исеме бирүгә лаек”-якташыбызның күрсәткән батырлыкларын тасвирлап, аны югары бүләккә тәкъдим иткән бу хатка Советлар Союзы Герое, гвардия полковнигы Никитин кул куйган.
1943 ел 16 ноябрь боерыгы белән Хафиз Зарипов Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә.
Якташабызны кабат Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итеп, ул кылган батырлыкны кыскача тасвирлаган тагын бер хат:
“1944 елның 21 августыннан 22 сенә каршы төндә Днестрны кичкәндә иптәш Зарипов Хафиз үзенең расчеты белән беренчеләрдән булып дошман урнашкан ярга чыга, дошман траншеяларына гранаталар бәреп, гитлерчыларны куып китә.
Шул вакытта дошман үз ДЗОТыннан елганы кичүче сугышчыларга ут ача. Зариповның инде гранатлары да , патроннары да калмаган була. Гвардия сержанты Зарипов дошман ДЗОТы амбразурасына ташлана һәм аны гәүдәсе белән каплый. Дошман пулеметы сержант Зариповның канына тончыгып туктап кала. Катерлар судан имин уза,куелган бурыч үтәлә.
Үз тормышын, гомерен аямыйча күрсәткән каһарманлыгы өчен гвардия сержанты Хафиз Зарипов Советлар Союзы Герое исеме һәм илнең иң югары бүләге- Ленин ордены һәм Алтын Йолдыз медале бирүгә (үлгәннән соң), исемен гомерлеккә часть исемлегенә кертүгә лаек”.
Бу документны 10 нчы аерым гвардия пулемет- артиллерия батальоны командиры гвардия майоры Хистной имзалаган.
Бу батырлыгы өчен безнең баһадир 1944 елның 11 октябрендә 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Әлеге бүләкләү кәгазендә, тагын нинди бүләкләргә ия булуы хакында графада күрсәтелгән – Яңа Баллыкүлдә туган , Горький шәһәрендә яшәгән Хафиз Зарипов моңа кадәр күрсәткән батырлыклары өчен “ Батырлык өчен” медале, Кызыл Байрак ордены, 3 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены белән бүләкләнгән.
Батыр якташыбызның фамилиясе Түбән Новгород өлкәсе Хәтер китабында гына мәңгеләштерелгән. Ул Татарстан Хәтер китабына да кертелсен иде. Татар халкының мондый батыр улы белән без хаклы рәвештә горурлана алабыз.
Редакциядән. Батыр якташыбыз Хафиз Зарипов хакында аның туган авылында беләләрме? Шундый сорау белән без Яңа Баллыкүл авылында гомер итүче хөрмәтле ветераныбыз. Бөек Ватан сугышында катнашкан, фашистларны куып Берлинга кадәр җиткән Габделбари Фәсаховка мәрәҗәгать иттек.
-Хафиз абыйны әйбәт хәтерлим,-диде Габделбари ага.- Ул яшьли авылдан китеп Горький шәһәрендә яшәде. Озын буйлы, баһадир гәүдәле ир-егет иде. Горькийда ул милиөионер булып эшли иде бугай. Хатыны рус милләтеннән, ике уллары бар иде. Алар җәйләрен гаиләләре белән авылга кайтып йөрделәр. Алар белән бергә урманга баруыбыз хәтердә. Фронттан кайткач, Хафиз абыйны сугышта һәлак булуын белдем. Сугыштан соң балалары авылга кайтмады бугай инде. Аның әтисе Зариф, әнисе Мәгърифә атлы иде. Мәгъруфа һәм Мәфруха исемле апалары,Саимә атлы сеңелесе, Гариф һәм Хаҗип исемле ир туганнары бар иде. Хәзер инде алар мәрхүмнәр, авылда туганнары калмады.
Якташыбызның исемен халыкка белгертү турында кайгыртып йөрүче Мәскәү кешесенә бик рәхмәт. Әмма ул борчылмасын: Хафиз абыйның исеме Татарстан Хәтер китабында да мәңгеләштерелгән. Китапның Әлки районы хакындагы өлешендә 75 нче биттә авылдашыбыз турында мәгълүмат бирелгән.
Сугышта шундый олы батырлыклар күрсәткән. Матросов геройлыгын кабатлаган якташыбыз булу – без әлкилеләр өчен зур горурлык. Безгә һичшиксез аның исемен районыбызда мәңгеләштерергә кирәк. Бу җәһәттән минем бер тәкъдимем дә бар. Район үзәгендә яңа урамнар гел төзелеп тора бит. Аларның берсенә Хафиз Зарипов исемен бирү бик әйбәт булыр иде. Район җитәкчелеге бу тәкъдимне игътибарсыз калдырмас дип өметләнәм.
Әлки хәбәрләре 2016ел №20