Беркем дә онытылмасын
9 май көнне районыбыздагы иң кечкенә авылларның берсе Яңа Камкада (Мәүләшә) сугышта һәлак булганнар истәлегенә стела -обелиск ачу тантанасы булды.
Бүген дистәгә дә тулмаган хуҗалыклы Яңа Камкада узган гасырның җитмешенче елларында алтмыш-җитмеш йорт бар иде. Соңрак авыл халкы акрынлап тарала барып, Мәүләшә бетүгә таба йөз тотты. Ә бит бу татар халкына Нәби Дәүли. Салих Маннапов кебек билгеле шәхесләрне биргән төбәк. Аның тарихы да бай.
Бөек Ватан сугышы чорында Яңа Камка авылы ир-егетләре дә кулларына корал тотып илебез азатлыгы өчен яуга чыгып киткәннәр. Күпләренә кире әйләнеп кайту на насыйп булмый.
Сугыш кырларында ятып калганнарның истәлеген мәнгеләштерү ниятеннән төзелгән стела - обелискны ачу тантанасына шактый күп халык җыелган иде. Базарлы Матакта яшәүче Ислам ага Габидуллин , Ирек Фәрдиев, Марат Хәмитов , Ульян шәһәреннән , Фердинат Шарапов, Казаннан
Альберт һәм Рафаэль Галиуллинар илебез азатлыгы цчен башларын салган авылдашларын хөрмәтләү ,алар рухына дога кылу өчен кайтканнар. Мәүләшәдә туып, шунда гомер кичергән, Базарлы Матакның Шәүкәт мәчете имам –хатыйбы Нуретдин хәзрәт Билалов, Коръән сүрәләре укып, шаһит китүчеләр рухына багышлады. Аннан Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Талибулла Әхлиуллин Җиңү көне белән котлады.
Тантанада катнашучы район башлыгы, район Советы рәисе Фердинат Дәүләтшин үз чыгышында Яңа Камканы саклап калырга кирәклегенә басым ясады. Кечкенә булса да, авылга су, газ кергән. Асфальт юл да авыл эченнән узачак, урыны матур. Якын киләчәктә биредә Нәби Дәүлинең музей йортын төзү нияте дә бар. Күптән түгел зират тирәсен яңартканнар.
Яңакамкалыларның шатлыгын “Кызыл Шәрык-Агро”ААҖ Кама аръягы зонасы генераль директоры Әнвәр Вәлиев та уртаклаша. Ул РФ Дәүләт Думасы депутаты инвестор Айрат Хайруллинның бәйрәм котлавын җиткерде.
Яңа Камкада туып-үсеп читкә таралышучылар сугышта үлеп калган авылдашлары истәлегенә обелиск куелуга чын күңелдән сөенештеләр.Маоат Хәмитов яңа язган шигырьләрен укыды. Барлык якташлары исеменнән чыгыш ясап, Азат ага Гыйльметдинов яу кырында башларын салган авылдашлары хатирәсен мәңгеләштерүдә күрсәткән ярдәмнәре өчен район җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыгы Талибулла Әхлиуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Соңыннан тантанада катнашучылар ачык һавада әзерләнгән чәй өстәле артында үткәннәрне искә алып сөйләшеп утырдылар.
… Юл буендагы калкулыкта урнашкан стела- обелиск узган- барганнарга бүгенге азат, имин тормышыбызның нинди корбаннар бәрабәренә яулануын искәртеп тора сыман.
Әлки хәбәрләре
14май 2008