“1937 елда Зәйпе авылында, гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгәнмен. Әти - Садыков Камил сугышның беренче көннәрендә үк фронтка китте. 2 яше дә тулмаган бишенче бала һәм туачак алтынчысы белән әни ялгыз калып, безне тәрбияләү өчен көнне төнгә ялгап колхоз эшендә булды. Әнинең иң зур ярдәмчесе унөч яше дә тулып җитмәгән өлкән абыебыз иде.
Мин, сугыш беткәндә, 1 сыйныфта укый идем. Авылда 4нче сыйныфны тәмамлагач, авырып, бер ел укымадым. Аннан соң 5 нче класстан Кәрәкәшле мәктәбенә йөреп укыдым, ара 7 чакырым, шул араны күп көннәрдә икешәр урарга туры килә иде. Өйгә кайткач та утырып дәрес карарга туры килми. Утау өсте булса, бүлеп куелган эш бар, урак өсте булса, я амбар алдында яки ындыр табагында эш көтеп тора. Урта белем алганнан соң Казан Дәүләт университетының филология бүлеген тәмамладым. Шуннан соң 1961 елда Акбаш сигезеллык мәктәбендә завуч булдым һәм татар теле, әдәбияте укыттым. Ул вакытта сигезеллык мәктәптә дә 300 дән артык бала укый иде, эш ике сменада, өченче сменага кичке уку. Чөнки сугыштан соңгы елларда урта белем ала алмый калган яшьләр өчен кичке мәктәпләр эәли башлаган чор иде ул. Акбаш мәктәбендә 4 ел эшләп, 1965 елда, үзем укып чыккан Кәрәкәшле урта мәктәбенә эшкә кайттым. Эш дәверендә бар төрле эшкә дә җитди карадым. Балаларны бик яраттым. Укыткан укучыларым, җитәкләгән сыйныфларым һәртөрле ярышта да, эштә дә алдынгылар рәтендә булды. Колхозның җәйге һәм көзге хуҗалык эшләрендә актив катнашкан, яхшы эшләгән өчен укучыларга берничә тапкыр акчалата бүләк бирелде. Ул акчаларны кабинет җиһазлау, проигрователь кебек әйберләр алу өчен тоттык.
1984/85 нче елгы чыгарылыш укучыларым Пятигорск шәһәренә туристик юллама белән бүләкләнде. Эш дәверендә үзем дә күп төрле бүләкләргә, мактау кәгазьләренә лаек булдым. 1987 нче елда Татарстан укытучыларының 6нчы съездына делегат булып сайландым. Шул ук елны РСФСР Мәгариф министрлыгы тарафыннан “Халык мәгарифе отличнигы” дигән исем бирелде.
1991нче елда “Укытучы- методист” исемен алдым. 1993 нче елдан лаеклы ялда”.