ЯРУЛЛИН ФАСИХ

                          Ике  орденлы якташыбыз

 

        1942 елның 20  августында  18 яшемдә    туган  авылым Югары Әлкидән Совет армиясе сафларына киттем.    Башта Мәскәүдән ерак

түгел бер автополкта 3 ай  шоферлыкка      укыдым. Уку тәмамлагач, Мәскәүгә  барып, Лихачев исемендәге автозаводтан машиналар алдык

һәм безне Курск дугасына җибәрделәр.

     1943 елның 5 июлендә дошман  Белград һәм Орел  юнәлешендә хөҗүм башлады. Безнең частьларебез немецларның  бу котырынган

хөҗүмнәренә геройларча каршы тордылар.

    Курск дугасында көрәшкәндә мина хөкүмәтебез  зур бүләк –Кызыл Йолдыз  ордены тапшырды. Курск  дугасында булган  көрәшләрдән соң безнең частебез Умань  һәм Белая Церковь шәһәрләрен азат итүдә катнашты.

     Бессарабияне  азат иткәннән соң,  без Белоруссиянен 1 фронтына  җибәрелдек. Белоруссия җирләрендә сугыша-сугыша Польшага кадәр

барып җиттек.   

        Маршал Жуков  җитәкчелегендәге Белоруссиянен беренче фронты частьләре һәм Польшаның беренче армиясе белән берлектә 1945 елның 14  январенда Польшаның башкаласы  Варшаваны азат иттек. Варшава  янында  мин яраландым. Ике атналап госпитальдә ятканнан соң, янадан  үз  частема кайттым.

        Одер елгасын кичеп, Берлин шәһәреннән 60  километр ераклыкта

плацдарм төзедек. 1945 елның 16  апрелендә  Берлин  юнәлешендә хөҗүм  башладык. Немецлар Берлинны саклауда зур  көчләр тупладылар. Монда   фашистларның  1 миллион солдаты,8 мең минометы һәм орудиесе ,120  танкы, 3300  самолеты тупланган иде.

Одер  елгасыннан  Берлинга кадәр булган ара бик көчле ут астында торды. Ләкин  өстенлек безнең якта булды. Берлинны  штурмлау өчен  Совет  командованиесе 4160 миномет һәм орудие ,8 мең самолет,6300

танк куйган иде. 21  апрельдә Берлинга кердек. Котырылган ерткыч үз

Оясында тагын да ныграк  каршылык күрсәтте. Сугышчыларны һәрбер почмакта, өйдә үлем сагалап торды.

       Ялыктыргыч озын көрәштән соң 2 майда - Берлин  гарнизоны ,ә 8 майда - Германия  капитуляция ясады. Берлин өчен барган  сугышларда дошман 300 мең  солдатын югалтты.

       Берлин өчен барган көрәшләрдә мин икенче  Кызыл Йолдыз ордены белән  бүләкләндем. «Варшаваны азат иткән очен» ,Берлинны

алган очен», «Германияне җингән өчен»  медальләрем дә бар.

 

_______

Хәзер Фәсих Яруллин «Сельхозтехника» ның  Әлки бүлекчәсендә склад мөдире булып эшли. Ике Кызыл Йолдыз орденлы  якташыбыз еш кына  пионерлар  белән очраша. Укучылар  аның сугыш  эпизодлары сөйләвен бик кызыксынып  тыңлыйлар.

 

 

 

                   (Коммунизм юлы, 1967 ел)