ЗАКИРОВ Госман Заһит улы 1926 елның 3 гыйнварында Әлки районы Үргәгар авылында туган.
1950 елның маена кадәр Приморьеда хезмәт итә.
Япон самурайларына каршы сугышта катнаша.Ул пулеметчы булган.
“Маршал Жуков” медале һәм башка хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнә.
Җиде ел ярым Көнчыгышта хезмәт иткәннән соң демобилизацияләнә һәм туган авылына кайта.
1950 елның көзендә Болгарда механизаторлар курсында укый һәм шул белгечлегендә 45 ел хезмәт стажы туплый.
1980 елда лаеклы ялга чыга, яраткан хезмәтеннән1990 елда гына аерыла.
“Ватан өчен!” китабыннан,2005 ел.