1917 елгы. 12 гыйнварда ул Түбән Гәрәй авылында туа. Хәзерге вакытта Чат авылында яши.
1942 елның 23 маенда аның сугышчан юлы башлана. Башта 5 ай буе Серпухов шәһәрендә запас полкта була, сугышчан әзерлек үтә. Соңыннан Очаков станциясенә вакытлы урнашкан ОЖДСБ (особая женская добровольческая стрельковая бригада) була. 1 ай өйрәнүләр үткәч, Демидово шәһәре өчен барган сугышта катнаша. Атака вакытында снаряд шартлап, балчык астында кала, аны казып чыгаралар.
Бригада таралып, НКДД частенә кушыла.
1945 елның 15 декабрендә Шәргыя Зарифуллина туган ягына кайта. Аннары аның педагогик эшчәнлеге башлана. Чат сигезьеллык мәктәбендә завуч, 1950-1960 елларда Үзбәкстан якларында укытучы, 1961-1976 елларда Чынык мәктәбендә укытучы, 1976-1979 елларда Чат мәктәбендә укытучы, шул ук вакытта партия оешмасы секретаре булып эшли.
Мәгариф отличнигы, сугыш һәм хезмәт ветераны Шәргыя Зарифулла кызының тормыш иптәше Хәким Басыйров сугышта һәлак була. Аларның ике уллары һәм бер кызлары бар.