Зарипов Фоат Хәмидулла улы 1926 елның 10 декабрендә Татар Борнае авылында туган.
17 яше дә тулмаган килеш ул,кулына корал алып, Ватанны саклаучылар сафына баса.
Кытай чигендә хәрби операцияләр вакытында минага эләгеп яралана. Госпитальдә дәваланып чыкканнан соң, уз полкында хезмәтен дәвам итә.
1950 елда гына демобилизацияләнеп авылына кайта.
Колхозда ни кушсалар, шул эшне караусыз башкарып, пенсия казынды.
“Ватан өчен!” китабыннан,2005ел.