Зарипов Һади 1905 нче елда Түбән Әлки авылында туган. 1941 нче елның июлендә сугышка киткән. Бу вакытта аңарга 36 яшь була. Ул анда артиллерист була. Орлов өлкәсендә барган сугышларда катнашкан. 1943 нче елның көзендә Һади абый бик каты яралана. Аны Мәскәүгә госпитальга җибәрәләр. Ул анда 6 ай дәваланганнан соң, 1944 нче елда туган авылына кайта. Бөек Ватан сугышында катнашкан өчен бик күп медальләр (шул исәптән «Германияне җиңгән өчен» медале) белән бүләкләнә. Гаилә корып, озак еллар колхозда эшләгән.