Җиһангиров Галимҗан Җиһангир улы 1923 елда Сарман авылында туган. 6 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәпне ташларга мәҗбүр була. Түбән Тагил шәһәренә эшкә китә. Анда заводта электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. 1941 елның 25 маенда армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк хәрәкәттәге армиядә Ленинград шәһәрен саклый. Туганнарына соңгы хаты фронттан 1942 елның август аенда килә.
“... Бүген төнлә фронтка кердек. Ату тавышлары гел тынып тормый – бер ераклаша, бер якыная ... Минем белән хәзер Сарман якларыннан бер якташ та юк. Кайчакларда бик тә сагындыра. Фронтка кергәнче, Ленинградта торганда, 4 июльФәрдиев Сәрвәрне күрдем. Сугышта бклмаган иде. Ул анда калды. Мин киттем. Ун көннән өч ай була сездән хат алмаганга. Сезнең хәлне белмәгәнгә өч ай дигән сүз...
Сагынып, сәлам белән, исән-сау яшәвегезгне теләп калучы улыгыз Галимҗан. Ленинград фронты.