Җиһаншин Мөхәммәткаим Җиһанша улы Кукмара районы Әсән - Елга авылында 1925 елда дөньяга килә. 1942-1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш тәмамлангач туган авылына кайтып озак еллар Пычак мәктәбе җитәкчесе булып эшли. Җиһаншин Каим абый һәм Мөршидә апа гаиләсен авылда белмәгән кеше юктыр. Аларны һәркем олылый, хөрмәт итә. Әйе, бу гаилә чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек. 1950 нче елның август аенда гаилә корып җибәреп, инде менә 60 ел бергә алар. Бу искиткеч матур гаиләдә булып,эчкерсез, тыйнак кешеләр белән сөйләшеп утыру- үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган искитмәле җылы мөнәсәбәтләре, ягымлы күз карашлары бер-берсен ничек хөрмәт итүләрен берсүзсез аңлатып тора. Бу парга карагач, үзеннән-үзе башка бер генә уй килә: бәхетле картлык, тыныч картлык, матур картлык. Каим абый белән Мөршидә апаның иң зур байлыклары - тырыш хезмәтләре, горурланып сөйли торган өч балалары бар. Олы уллары Вагыйзь Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап, 20 елдан артык “Әсәнбаш” хуҗалыгын җитәкләде, хуҗалыкны күтәрүгә, колхозчыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга үзеннән зур өлеш кертте. Кызганычка каршы, ул арабызда юк инде. Икенче уллары Рашат Казан дәүләт медицина институтын тәмамлап, озак еллар Кукмара үзәк хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли. Кызлары Вәсилә апа үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлады, хәзер инде ул лаеклы ялда. Каим абый һәм Мөршидә апа кызлары Вәсилә тәрбиясендә матур гына гомер кичерәләр. Оныкларыннан да кадер-хөрмәт күреп яши алар. Бөтен гомерләрен дөньядагы иң изге хезмәткә багышлап, булганына шөкер итеп яши Җиһаншиннар гаиләсе.