З.И.ГЫЙЛЬМАНОВ КИТАБЫ

З.И.Гыйльмановның  «Татарстан    хезмәтчәннәре  Бөек Ватан сугышы   фронтларында» китабы.

 

Әлкилеләр  Бөек  Ватан  сугышы  фронтларында  З.И.Гыйльмановның  «Татарстан    хезмәтчәннәре  Бөек Ватан сугышы   фронтларында»   дигән     китабында   Әлки   районында  туып үскән  кешеләр  турында  язылган   һәм аларның   фронттагы  батырлыкларын   сурәтләүгә    зур урын  бирелгән.

   Бу  китапта  1943   елның  8 март   иртәсендә 49 армия  составындагы  146  нчы  укчы   дивизиясенең   Спас – Деменск   юнәлешендә  һөҗүмгә  күчкәне   һәм  сугышларның  икенче   көнендә  Варшава шоссесын  кисеп  чыгуы  тасфирланган.

  Менә  шушы  Спас- Деменск  юнәлешендәге   сугышларда  үзенең   күзәтү  пунктында  дивизиянең  артиллерия  командиры , ТАССР  Верховный  Советы  депутаты , полковник  Шаһи  Хатыпович  Садыков  һәлак  була.  Курку    белмәс  оста  командир ,  коралны  яхшы   белүче   артиллерист , полковник   Ш.Х.  Садыйков   солдатлар   арасында   хөрмәт    һәм аларның   мәхәббәтен  казанган  кешеләрнең   берсе була.  Фронтта  күрсәткән   батыр   эшләре  өчен  ул Кызыл  Йолдыз  ордены  белән  бүләкләнә.  ТАССР  Верховный  Советы  Президиумы  Председатель  Г.А. Динмөхәммәтовка    язган   хатында ул бала  ди:  «Ышаныгыз ,күкрәгемдә  йөрәгем   типкәндә , мин   туган илем   өчен , яраткан   халкым өчен  көрәшәчәкмен» . Һәм  ул  үзенең   антын  намус белән     үти дә.

  1943   елның  23 мартында  «Җиңү өчен»   дивизия  газетасы «Канга  кан! Үлемгә  үлем» дигән   баш   мәкалә   белән чыга.  Анда  сугышчылар   түбәндәге   юлларны укыйлар: «Безнең  Садыйков  һәлак булды. Артиллерия  командирын  , тынгысыз   һәм  энергияле  кыю  һәм тыйнак , һәрвакыт  киң күңелле  командирны ,һәр сугышның  өлкән   иптәшен  кем генә   белми ! Кызылармеецлар  аны   артиллерия  атасы  дип   йөртәләр.   Командирлар  аның турында  горурланып, безнең   полковник ,диләр .

  Һәм  безнең  артиллерия  атасы, полковник  Шаһи  Хатыпович  арабыздан  китте.

  Татарстанның  кыю улы ,тәнендә  батыр  егет  каны   булган кеше  - ул үлемнән  курыкмады . Ул  утка каршы  тыныч  барды . Хәрби бурычына һәм    үзенең    антына   тугрылыклы  булды.

   Чын  сугышчы  булып  Шаһи Хатыпович үзенең   сугышчан   постында ,  туган    ил өчен  барган  азатлык  сугышында   батырларча  һәлак   булган   Безнең  Шаһи Хатыповичның   каны   дошманнан   үч  алырга  чакыра!

   Безнең   Садыйковның   һәр тамчы  каны өчен  немец  канын  кара  елга итеп  агызыйк !  Аның  үлеме    өчен –мең   фашист  үлеме !»

  Газетаның  бу   мөрәҗәгате   зур югалту    кичергән   сугышчыларда   һәм командирларда  дошманның  үч алу   көчен   арттыра  һәм  Туган ил,  туган җир  хакына  яңа  батырлыкларга  чакыра.

  Полковник  Ш.Х.Садыйков  истәлегенә   өлкән  лейтенант С.Табакман  җыр яза.

  Ш.Х.Садыйков  батырлыгы  Казан  комсомоллары  чыгарган   сугышчан  җырда  да   чагылыш таба. Полковник  Ш.Х.  Садыйков  гәүдәсе  самолет белән  Казанга  кайтарыла  һәм Арча  зыярәтенә  күмелә.

   Ш.Х.Садыйков  1908  елда  Әлки  районының  Карга  авылында  крестьян  семьясында   туган  . Ул үзенең  гомерен  Кызыл  Армия  сафларында   хезмәт  итүгә  багышланган  һәм рядовой  Кызыл  армеецтан дивизия   артиллериясе   командирына  кадәр   күтәрелгән. Сугышның  беренче   көннәреннән  үк   ул фронтта була.

  Курек   дугасында  төньяк-көнбатышта  Поныри   станциясе  районында  Кутузов   орденлы  1023  нче  укчы  полк   составында Базарлы Матак   авылыннан  Александр Алексеевич   Заминалов  батырларча   көрәшә   һәм   каты яралана.

  Польша   җирен  фашистлардан  азат  итү  өчен  барган  сугышларда  Татарстанның  дистәләгән    уллары  зур   батырлыклар  күрсәтәләр. Алар  арасында  Ютазы  районыннан  Евдоким  Пяткин . Сөләйман  Ибраһимов  һәм   Әлки  районыннан  М.Х.  Хәбибуллин, Мулланур   Муллабаев  һәм  башка   бик  күпләр була.  Китапта   Бөек  Ватан  сугышы   елларында  Татарстан   хезмәтчәннәренең , шул хисаптан  әлкилеләрнең   фронтта  күрсәткән   батырлыклары  турында   сүз  бара . Яшь   буынны  якташларыбыз   батырлыгы   рухында  тәрбияләү  өчен   китапны     укытучылар  да,  тәрбиячеләрдә, идеология  работниклары  да   киң

файдалана  алалар. Батырлыклар  турында    язылган  мондый   һәр китап   бик  күп  укучыларның  өстәл  китабы  булып  торырлык.