Мин Зиятдинов Дахия Зиятдин улы туганмын Азалак авылында 1928 елның 5 нче ноябрендә. Бөек Ватан сугышы башлангач сугышка беренче булып әти китте. Ул вакытта мин калганмын 13 яшьтә олы бала булып. Без үстек 4 бала: 2 малай, 2 кыз. Мин шул елдан башлап колхозда эшли башладым. Башта тырмада аннан соң сабан сөрдек. Ул вакытта авылда ир-атлар калмады. Азалакта дүрт еллык мәктәпне тәмамлап, 5-7 классларны Каташ-Каран мәктәбендә укып, 8 классны Сарман урта мәктәбендә йөреп укып бетердем. Шуннан соң мине трактор бригадасына хисапчы итеп алдылар да, уку срогы кергәч мине ул эштән бушатмадылар. Анда эшләдем 2 ел, аннан соң Чаллы (т.м.ш) механизатор мәктәбендә 6 ай укып комбайнер һөнәре алып, Сарман МТСына эшкә кайттым. Кәүҗиякнең “Алга” колхозында “Сталинец” комбайнында комбайнер булып эшләдем. Бер ел шул ук елны (1948) урып - җыю беткәч Армия сафларына алдылар. Волжск шәһәрендә Авиашкола тәмамлап Чита өлкәсендә 45-й һава армиясендә авиамеханик булып хезмәт иттем. Үз хезмәтемне тутырып 1951 елны кайттым. Аннан соң Әлмәттә буровой кадрлар мәктәбендә укып 5 установкалы буравойда дизелист булып эшләдем. Шул вакытта шоферлар курсында укып чыгып авылга кайтып, колхозга беренче кайткан Газ-51 машинасында 7 ел шофер булып эшләдем. 33 ел механик булып колхозда эшләдем. Шул эштән пенсиягә чыктым. Үземнең эшләү дәверендә күп кенә орден, медальләр белән бүләкләндем. Атказанган колхозчы исеме бирделәр”.
Зиятдинов Дахия Зиятдин улы 2012 елның 12 сентябрендә вафат булды.