Агрызский

ГАЙСИН АХМАДУЛЛА ШАЙХЕЛАХМЕТОВИЧ

1927 нче елның 27 маенда Әгерҗе районы Шаршада авылында тудым. 7 еллык мәктәпне тәмамлау белән колхозда эшли башладым. Сугыш елларының авырлыгын үз җилкәмдә татыдым. Үгез дә җиктек, төннәрен сука да сукаладык. 17 яшем тулу белән сугышка алдылар. Өйрәнүләр үткәч, 53 нче укчылар укыту полк составында Көнбатыштан Украина фронтында хезмәт иттем. Безнең армия Кавказны азат итүдә катнашты. Җиңу көненнән соң да әле хәрби хезмәттә калдым. Туган авылыма 1950 нче елда гына әйләнеп кайттым. Тормыш иптәшем Кәүсәрия белән ике кыз һәм бер ул тәрбияләп үстердек.

КАСЫЙМОВА ӘМИНӘ РАМАЗАН КЫЗЫ

1929 елның 22 апрелендә Иж-Бәйки авылында туа. Бик кечкенә чагында әнисе аны И-Бубыйга алып кайта. Сугыш башланганда, Әминә 4 класс тәмамлаган була. Кияүгә чыкканчы ул әнисенең фамилиясендә Тукаева булып йөри.

МУХАМЕТДИНОВ ЗАРИФ МУХАМАТДИНОВИЧ

Сугыш башланганда миңа 18 яшьтә тулмаган иде әле. Мин ул вакытта Ижау шәһәренең 74 нче корал заводында эшкәртүче булып эшли идем. Без анда хәрби мылтыклар өчен детальләр ясый идек. Сугыш башлануның икенче көнендә үк заводның күп ирләрен фронтка алдылар. Яшүсмерләр һәм хатын-кызлар гына калды. Тәүлеккә икешәр смена эшли идек. Сменада 1200 әр деталь ясадык.

НАФИКОВА НИСА СИТДЫЙК КЫЗЫ

1912 нче елның 28 июнендә Әгерҗедә урта хәлле крестян гаиләсендә туа. Алар өч кыз: Хәерниса, Фәхерниса, Гөлниса үсәләр. Иж-Бубый мәдрәсәсендә белем алалар. Ул чагында Иж-Бубый алдынгы, данлыклы мәдрәсә була. 30нчы елларда (хәзерге “Казан педагогик институтында, ул чагында педфак дип аталган) укытучы һөнәренә белем ала. Районыбызга кайтып 1932 елның сентябреннән Тирсә җидееллык мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә. Шунда Мифтах белән таныша, өйләнешәләр. 1935 елда беренче балалары Ира дөньяга килә. Ниса Мордвый башлангыч мәктәбенә укытырга күчә.

ЯППАРОВА РИММА ТАХИР КЫЗЫ

1939нчы елның Әгерҗе шәһәрендә туган. «Әтием сугышка киткәндә миңа әле 3 кенә яшь була. Туган йортыбыз ул чакта элекке «Авангард» кинотеатры янында иде. Ул йорт әле дә исән, аның яныңнан узганда мин хәзер дә дулкынланам, тамакка төер тыгыла. Әлеге йортта яшәгәндә кечкенә булсам да, тәрәзә каршыннан яшусмерләрнең рәт-рәт тезелеп, «Встравай, страна огромная!» дип җырлап узулары - бүген дә исемдә. Ул чакта мин бу җырның мәгънәсен аңламаганмын, әлбәттә.

ӘХТӘМ АБДРАХМАН УЛЫ ЯППАРОВ

1923нче елда Әгерҗе шәһәрендә туган. 1942нче елда сугышка китә. 620нче укчы полкында минометчы булып хезмәт итә. Смоленск шәһәрен фашистлардан азат иткән вакытта каты яраланып госпитальгә эләгә. 1944нче елның 16 марта госпитальдә һәлак була.