Атнинский

АБДУЛХАКОВ ГАБДЕЛӘХӘТ АБДУЛХАК УЛЫ

Габделәхәт Абдулхак улы Абдулхаков Әтнә районы Әйшияз авылында яшәүче ветераныбыз 95 яшьлеген каршылады. 1920 елның 14 мартында дөньяга килгән Габделәхәт мәктәптә укып 7 сыйныф белем ала, 14 яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. 20 яше тулгач, 1940 елның октябрендә армия хезмәтенә алына. Манчьжурия чигендә, 76-нчы полк 1-нче батальон З-нче рота 1-нче взвод 4-нче отделениедә кече сержант буларак отделение командиры вазифасын башкара.

АЛТЫНЧЫ ЯЗМЫШ. “СЫЕР ТИЗӘГЕН КИПТЕРЕП ЯГЫП ӨЙНЕ ҖЫЛЫТТЫК”

Сугыш... Күпме сабыйның язмышына үтеп кереп, өмет-хыялларын чәлпәрәмә китергән, балачак бәхетеннән мәхрүм иткән. Аларның бала чаклары булмаган да диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз дә очрашканнар. Тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: "Сугышлар кабатланмасын".

БАРИЕВ НУРГАЛИ БАРИ УЛЫ СОЦИАЛИСТИК ХЕЗМӘТ ГЕРОЕ

1919 елның 1 гыйнварында (хәзерге вакытта Әтнә районы) Югары Көек авылында крестьян гаиләсендә туа. Бариевлар гаиләсе колхозны оештыруда актив катнаша һәм беренче булып аңа керә. 7 сыйныфны тәмамлый. 1938 елда Зөя шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Техник-землеустроитель булып эшли. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы ветераны. Демобилизациядән соң өенә тыныч тормышка әйләнеп кайта. Туган районында мелиорация бүлегенең өлкән агрономы булып эшли. 1952 елда "Үрнәк" колхозы рәисе итеп сайлана.

БАЯЗИТОВА ЛИДИЯ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ.

Бөек Ватан сугышы чоры балалары газета-журнал битләрендә үзләренең истәлекләрен бастырып киләләр. Күңелгә сеңгән вакыйгаларны мин дә язып китмәкче булам. Мин- авыр сугыш елы баласы. 1936 нчы елда Олы Әтнә авылында Баязитов Габдулла һәм Мөнәвәрә гаиләсендә туганмын. Хәтеремдә, минем әбием-Баязитова Зәкия, сугыштан соң миңа улының фронттан килгән хатларын укыта иде. “Кызыл армия сафларында хезмәт итүче улың Госманнан”,-дип башлана иде ул хатлар. Бер хатында әби аңа шигырь язып җибәргән. Чыгып айларга карыймын Тәмам унбише җиткәчтен.

БАЯЗИТОВА РОЗА ГАБДУЛЛА КЫЗЫ.

Бөек Ватан сугышының безнең гаилә мисалында чагылышын - аңа салган афәтен сөйләп китәсем килә. Сугыш башланган көн минем исемдә яхшы саклана. Миңа ул вакытта унике яшь булган. Әтнә авылының үзәк урамында репродуктор бар иде. Аннан Молотовның сугыш башлану турындагы чыгышын халык белән мин дә тыңладым. Халык аптырап, югалып калып тыңлады да, шаулаша, елаша башлады. Мин бу хәбәрне җиткерергә өйгә йөгердем.

БАҺАВЕТДИНОВ ГАБДЕЛХӘЙ БАҺАВЕТДИН УЛЫ

Баһаветдинов Габделхәй Баһаветдин улы 1921 елның 10 нчы июне көнне Әтнә районы Әйшияз авылында алты баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. - Чабата ясап саттык. Аны Казанга алып бара идек, шул акчага Казаннан ипи алып кайттык, - дип көрсенеп искә ала Габделхәй абый. Ул чорның авырлыклары белән күпләр таныш, Габделхәй абый да 7 нче сыйныфны тәмамлауга, башы - аягы белән колхоз эшенә чума: ат җигеп тирес түгә, балта остасы булып эшли... "Эшләмәгән эшем калмады", - ди. 1939 нчы елны Кызыл Армиягә китә, Чита өлкәсендә хезмәт итә башлый. -Бер ел чамасы хезмәт иткәч, лагерьга алып киттеләр.

БАҺАВЕТДИНОВ ГАБДЕЛХӘЙ БАҺАВЕТДИН УЛЫ

Габделхәй Баһаветдин улы 1921 елның 10 нчы июне көнне Әйшияз авылында алты баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. - Чабата ясап саттык. Аны Казанга алып бара идек, шул акчага Казаннан ипи алып кайттык, - дип көрсенеп искә ала Габделхәй абый. Ул чорның авырлыклары белән күпләр таныш, Габделхәй абый да 7 нче сыйныфны тәмамлауга, башы - аягы белән колхоз эшенә чума: ат җигеп тирес түгә, балта остасы булып эшли... "Эшләмәгән эшем калмады", - ди. 1939 нчы елны Кызыл Армиягә китә, Чита өлкәсендә хезмәт итә башлый.

БИКТИМИРОВА ТӘЭМИНӘ ӘХМӘТ КЫЗЫ.

Мин- Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, Әтнә районы Яңа Шимбер авылында 1940 нчы елда тудым. Минем бала чагымның күп хатирәләре инде онытылган. Әмма үзәккә үткәне мәңге онытылмый диләр. Безнең үзәккә үткән нәрсә – сугыш елларындагы ачлык иде. Балаларның гына түгел, сугышка озатылган атларны, ватылып эштән чыккан тракторларны алмаштырган әниләрнең дә үзәгенә үткәне шул ачлык булгандыр. Без ничек яшәдек, ничек исән калдык икән? Күз алдына без ашаган ризыклар килә: кузгалак, кычыткан, ат кузгалагы, черек бәрәңге. Гектарлап печән чапкан әниләргә, кич кайтканда, икешәр кашык он бирәләр.

БӘДЫЙГОВА МӨРШИДӘ ГАРИФҖАН КЫЗЫ

Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Наилә, Наил һәм Данил туа. Әтисе хәрби заводта цех начальнигы булып эшли, әнисе дә шул ук заводта көч куя. Мөршидә апа туган шәһәрендә русча белем ала. Балачагы башка балаларныкы кебек үтә аның: мәктәптә уку, энеләрен, сеңлесен карау.

БӘДЫЙГОВА МӨРШИДӘ ГАРИФҖАН КЫЗЫ

Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Аннан соң Наилә, Наил һәм Данил туа. Әтисе хәрби заводта цех начальнигы булып эшли, әнисе дә шул ук заводта көч куя. Мөршидә апа туган шәһәрендә русча белем ала. Балачагы башка балаларныкы кебек үтә аның: мәктәптә уку, энеләрен, сеңлесен карау. -Сугышка кадәр бер төркем яшүсмерләр электричкада Мәскәүгә барып, метрода йөри идек, - дип искә ала яшүсмер чагын Мөршидә апа.