БӘЙРӘМОВ КАМИЛ
Безнең илебездә бер генә йортка да сугыш зыкымы тими калмагандыр. Кече Әтнә авылында гына туксаннан артык ир солтаны сугыш кырыннан әйләнеп кайтмады. Авылның “Җөлби очы” дип аталучы урамындагы 27 йорттан 25 әзмәвердәй ир- егет сугышның беренче айларында ук фронтка киттеләр. Шуларның 23е сугыш кырында мәңгегә ятып калды. Кайбер гаиләләр бер өйдән икешәр улларын озатты. Һәр өйдә диярлек өч - дүрт бала белән калган әниләребез көн-төн җиңү өчен дип эшләделәр. Аларның инде күбесе якты дөньядан китеп барды.