Баулы районы

ЕВСЕЕВ ГАВРИИЛ ПЕТРОВИЧ

ЕВСЕЕВ Гавриил Петрович (15.7.1914, хәзерге Баулы районы Потап Томбарлысы авылы - 15.5.1973, шунда ук), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), майор (1945). 1932 елдан Баулы районы халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшли. 1936 дан Кызыл Армиядә. Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1940). 1941 нең ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 547 нче миномёт полкы дивизион командиры.

ЗӘЙДУЛЛИНА (БАҺАУТДИНОВА) НАҖИЯ ХАФИЗ КЫЗЫ

ЗӘЙДУЛЛИНА (БАҺАУТДИНОВА) НАҖИЯ ХАФИЗ КЫЗЫ

ИБРАҺИМОВ ЗАКУАН МАНСУР УЛЫ

Мин, ИбраҺимов Закуан Мансур улы 1941 елныц 29 октябрендэ Татарстанның Баулы (элекке Ютазы) районы Кызылъяр авылында деньяга килдем. Мин туган кеннердэ Беек Ватан сугышының дәһшәтле кәннәре булып, немец-фашист гаскәрләре илебез башкаласы Мәскәүгә якынлашкан була, heм бу кәннәрдә шәһәрне дошманга бирмәс әчен, канлы сугышлар бара.

КАМАЛЕТДИНОВА (ЯМАЛЕТДИНОВА) ӘЛФИЯ ФАТЫЙХҖАН КЫЗЫ

Мин 1934 елның 11-нче декабрендә элекеге Ворошилов районы Кадрок дигән авылда торганда туганмын, хәзер ул Минзәлэ районы.

МУСИН 3ӨФӘР САФА УЛЫ.

Мин 1938 елда Башкортстанның, Рәҗәп авылында туганмын. Әни Лениногорскийдан, әти - Башкортстаннан, алар Ленинград елкәсендә эшләп, шунда гаилэ корып җибәргәннәр. Истә калганнарны язып үтәм. Безне әти өчебезне авылга кайтарырга уйлап, ниндидер тимер юлына китереп куя. Ә үзе эшкә китә: көне буе шунда утырып, иртән уянып китсәк, без поездда барабыз икән. Ул әкрен генә бара, без тәрәзәгә барып карасак, тирә-якта су вагоннары тирәсендә сакчылар йөри, тәрәзә пәрдәләре төшерелгән, карарга ярамый. Ничек әтинең авылына кайтканыбызны хәтерләмим, онытылган.

МӘРДАНШИНА ЛЕНА ЭМИРОВНА

МӘРДАНШИНА ЛЕНА ЭМИРОВНА - Мин 1931 елда Ютазы районында туганмын. Гаиләдә без җиде бала идек. Бер көнне әни иртән, балалар торыгыз әле, сугыш чыккан бит, дип, елап безне уятты. Урамда кешеләр елашкан тавышлар ишетелә, күрше егетләрен армиягә сугышка алалар икән. Берсе гармун уйный, башкалары җырлыйлар, өйләнмәгән егетләр иде, берсе дә кайтмады. Аннан ирләрне ала башладылар. Безне укудан соң чөгендер, бәрәңге утарга йөртә башладылар. Көз көне бәрәңге алырга йөрдек. Беренче елларда сөенеп укыдык, сөенеп эшләдек, аннан соң китте авыр еллар.

МӘРДӘНШИНА-КАШАПОВА ТӘГЪЗИМӘ СӘЯХ КЫЗЫ

МӘРДӘНШИНА-КАШАПОВА ТӘГЪЗИМӘ СӘЯХ КЫЗЫ