Балтасинский

БУЛАТОВ ВАСИЛ ГАЛЛӘМ УЛЫ

БУЛАТОВ Васил Галләм улы (15.9.1921. хәзерге Балтач районы Чутай авылы - 25.6.1988, Казан), Советлар Союзы Герое (23.8.1944), майор (1946), СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре. 1942 елга кадәр Чита өлкәсендәге руда комбинатында өлкән бухгалтер. 1942 дән Кызыл Армиядә. Байкал арты укчы-миномётчылар училищесен (1944) тәмамлый. 1944 нең апреленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 102 нче укчы дивизия 40 нчы укчы полкның пулемёт взводы командиры. 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Белоруссияне, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда катнаша.

ГОЗӘЕРОВ КАМИЛ САБИР УЛЫ

Гозәеров Камил Сабир улы (27.6.1927, Арча кантоны Балтач авылы - 3.1.2005, Казан), оптик-механик, Социалистик Хезмәт Герое (1971). Тәрҗемәи хәле 1941-98 елларда Казан оптика-механика заводында эшли. Герой исеме бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне һәм яңа техника җитештерүне оештырганы өчен бирелә. 1963-67 дә, 1971-75 тә ТатАССР Югары Совет депутаты. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләүләре Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

ГӘРӘЕВ ШАМИЛ СОЛТАНГӘРӘЙ УЛЫ

Бабам Шамил Гәрәевкә багышлап. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына санаулы көннәр генә калып бара. Бу бәйрәмгә безнең илдә һәр ел зурдан кубып әзерләнәләр, чөнки бу чыннан да бик зур вакыйга. Нинди генә хәл урнашмасын дөньяда, бу олы дата беркайчан да үз әһәмиятен югалтмый.Хәзер бу сугышта катнашкан ветераннарыбыз да бик аз калып бара. Исән булганнарының күбесе инде йөз яшькә якын.

КАРИМОВА РАУЗА ӘХТӘМ КЫЗЫ

Каримова Рауза Әхтәм кызы 1925 нче елның 25 нче июлендә Балтач районы Читай авылында дөньяга килә. Рауза апа 2 нче сыйныфта укыганда Кукмарага күченеп китәләр. 9 нчы сыйныфны бетергәндә, алар гаиләсе белән Сабага күченеп киләләр. Сугыш башланганда, Рауза апага 20 яшь була. Сабада МТСта эшли башлый. Күпчелек банк хезмәткәрләре сугышка китү сәбәпле, Рауза апаны Дәүләт банкының Саба бүлекчәсенә инспектор итеп күчерәләр. 1943 нче елның 20 гыйнварыннан башлап ул бөтен гомерен банкка багышлый. 1981 нче елга хәтле ул банкта хезмәт куя. Аның тырышлыгын күрәләр һәм бәялиләр.