Верхнеуслонский

АФАНАСЬЕВ АЛЕКСАНДР ПЕТРОВИЧ

АФАНАСЬЕВ Александр Петрович (25.7.1920, хәзерге Югары Ослан районы Түбән Ослан авылы - 25.7.1944, Польша), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), өлкән лейтенант (1944). 1938 елдан Кызыл Армиядә. Ленинград танк училищесен тәмамлый (1940). 1941 нең октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (2 нче танк армиясенең 3 нче танк корпусы 51 нче танк бригадасы). 1 нче Белоруссия фронты гаскәрләре составында Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.

БАЙМЯШКИН ИВАН ЕФИМ УЛЫ

1942 елда армиягә китә. Ерак Көнчыгышка 1 нче батальон укчылар полкының 1 нче пулемет ротасына эләккән. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Яхшы разведчик" билгесе, медальләр һәм Сталинның Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

ЗАКИРОВ САЛИХ ЗАКИР УЛЫ

1942 елда Совет Армиясе сафларына алынган. Сугышны башыннан ахырына кадәр үткән: Сталинград, Харьков, Минск, Балтик буе, Көнчыгыш Пруссия, Япония. 1945 – 1947 елларда Ерак Көнчыгышта сугышларда катнашкан. Күп медальләр белән бүләкләнгән.

ЗИННУРОВ НАБИУЛЛА ШАФИГОВИЧ

ЗИННУРОВ Нәбиулла Шәфикъ улы (20.5.1922, Зөя кантоны Татар Мәмәтхуҗасы авылы - 1956, Казан), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), кече лейтенант (1943). 1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1942 нең февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 15 нче укчы полк батальоны комсоргы (38 нче армиянең 167 нче укчы дивизиясе). Брянск, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Харьков һөҗүм операциясендә (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә катнаша. 1943 нең 3-5 ноябрендә Киевны азат итү сугышында батырлык күрсәтә.

КУЗНЕЦОВ НИКОЛАЙ КУЗЬМА УЛЫ

1943 нче елда Совет армиясе сафларына чакырылган. Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында, Көнчыгыш-Прусск, Померанск, Берлин операцияләрендә, Балтик диңгезе ярларындагы Кенигсбергны һәм Данцинг крепостен азат итү сугышларында катнашкан. Күп орден-медальләр белән бүләкләнгән.

КУРИЦЫН НИКОЛАЙ АЛЕКСЕЙ УЛЫ

1942 нче елда фронтка китә. Артиллерия полкында укчы-пулеметчы булып хезмәт итә. Германиягә кадәр барып җитә.

ОСИПОВ АНАТОЛИЙ ВАСИЛИЙ УЛЫ

06.09.1925 елда Татарстан Республикасы Югары Ослан районы Гребени авылында туган. 1942 елда унҗиде яшьлек егет фронтка китә. Җәяүле гаскәрләрдә хезмәт итә. Курск буендагы сугышларда катнашкан , яраланган, госпитальдә дәваланган. Өлкән сержант булган . 1947 нче елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. " Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Фотода: Осипов А.В. беренче рәттә сулдан беренче.

ЧУМАРОВ ФАЗЫЛ РӘХИМҖАН УЛЫ

3 нче Украина фронтында маршал Федор Толбухин командалыгы астында сугышкан. Разведрота командиры булып гвардия кече лейтенанты сугышны башыннан ахырына кадәр үткән. Украина өчен генә түгел, ә Венгрия, Румыния, Австрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнашкан. 1,2,3нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Кызыл Йолдыз ордены, Батырлык өчен медале белән бүләкләнә.

ШАГЕЕВА ХАЛИМА АБДРАХМАНОВНА

Шагеева (Гайфутдинова-после замужества) Халима Абдрахмановна 1921г. рождения-старшая медицинская сестра, младший лейтенант медицинской службы. В Великой Отечественной войне с 24 .06.41 г. Призвана Молотовским РВК, г. Казани, Татарской АССР.

ЮНЫСОВ ӘХМӘТСАФА МОСТАФА УЛЫ

Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. 1941 елның июнь аенда Луга шәһәре астындагы авыр сугышларда яраланган. Госпитальдән соң Көнбатыш фронтка уку полкының 208 дивизиясенә курсант итеп җибәрелә. 1942 елның май аеннан 209 нче дивизиядә разведчик булып сугышкан, 1943 елда – Украина фронтында –25 танк бригада башня командиры. 1944 елдан Ясск танк бригадасында орудие командиры булып сугыша.

Subscribe to Верхнеуслонский